Җил-давыл район авылларын да урап узмады
Дүшәмбе көнне кичтән һава торышы бозылып, көчле җил-давыл чыгу районның 34 җирле пунктын утсыз калдырды. Электр белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрләре төне буе эшләделәр. Тәүлек дәвамында барлык авылларга ут бирелде. Бикләндә, Новотроицкоеда һәм Нефтебаза поселокларында көчле давыл өч йортның түбәсен куптарды. Новотроицкоедагы зыян күргән йортның хуҗасы түбәнең яртысы кубып төшүен...
Дүшәмбе көнне кичтән һава торышы бозылып, көчле җил-давыл чыгу районның 34 җирле пунктын утсыз калдырды. Электр белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрләре төне буе эшләделәр. Тәүлек дәвамында барлык авылларга ут бирелде. Бикләндә, Новотроицкоеда һәм Нефтебаза поселокларында көчле давыл өч йортның түбәсен куптарды. Новотроицкоедагы зыян күргән йортның хуҗасы түбәнең яртысы кубып төшүен әйтә. Икенче яртысын бик тырышып кына саклап кала алдык, ди ул. Шулай ук газ торбасына да бераз зыян килгән. «Йортыбыз ипотека кредитында, шуңа күрә иминият түләвен алу да проблемалы. Әле менә шуның артыннан шәһәргә барышыбыз», - диде ул телефоннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев