Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде

Күптән түгел «Энергетик» мәдәният сараенда быел беренче тапкыр гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы үтте. Әлеге документны алучылар арасында безнең районнан да 7 гаилә бар иде. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап районда 2079 ана сертификаты тапшырылган, 1871е инде аннан файдаланган. 2016 елда ана капиталы...

Күптән түгел «Энергетик» мәдәният сараенда быел беренче тапкыр гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы үтте. Әлеге документны алучылар арасында безнең районнан да 7 гаилә бар иде.

Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап районда 2079 ана сертификаты тапшырылган, 1871е инде аннан файдаланган. 2016 елда ана капиталы суммасы узган ел дәрәҗәсендә - 453026 сум булып кала.

Ана капиталыннан файдалану өлкәсендәге яңалык - хәзер бу акчаны инвалид балалар җәмгыятенә товарлар алуга һәм социаль адаптация һәм интеграция өчен хезмәтләр күрсәтүгә юнәлтергә мөмкин. Пенсия фонды бүлеге РФ Хөкүмәте хезмәтләр һәм товарлар исемлеген, шулай ук акчаны күчерү тәртибен әзерләгәч сертификат хуҗаларыннан гаризалар кабул итә башлаячак.

Пенсия фонды шулай ук сертификат хуҗаларыннан бер тапкыр бирелә торган 20 мең сумны түләүгә гаризалар кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев