Үзе җырлап, үзе уйнаучыларны бәйгедә катнашырга чакыралар
«Үзем җырлыйм, үзем уйныйм! » татар җыры башкаручыларының III Бөтенроссия конкурсында тукайлылар үзешчән сәнгать өлкәсендәге осталыкларын сынап карый алалар. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтовның иҗатына багышланган әлеге бәйгенең төп өлеше 2018 елның 22-23 март көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Конкурсның беренче туры 25 февральгә кадәр дәвам итә. Җырчылар...
«Үзем җырлыйм, үзем уйныйм! » татар җыры башкаручыларының III Бөтенроссия конкурсында тукайлылар үзешчән сәнгать өлкәсендәге осталыкларын сынап карый алалар. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтовның иҗатына багышланган әлеге бәйгенең төп өлеше 2018 елның 22-23 март көннәрендә Казан шәһәрендә узачак.
Конкурсның беренче туры 25 февральгә кадәр дәвам итә. Җырчылар үзләренең видеоматериалларын бәйгенең оештыру комитетына юлларга тиеш. Катнашучылар исә ике яшь үзенчәлегендә бәяләнәчәк - 20 яшькә кадәргеләр һәм 21-55 яшьлекләр. I турны узучылар Казан шәһәренә II турга чакырылалар.
Татар җыры бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасының «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге оештыра. Катнашучылар вокаль әсәрләрен үзләре тальянда яки ике рәтле башка төрле гармунда уйнап, үзләре башкарырга тиешләр. Бәйгенең шартлары, үзешчән артистларны бәяләү критерийлары турында тулырак безнең сайттан (tukai-rt.ru) укый аласыз. Шулай ук конкурста катнашу өчен заявка, шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык үрнәкләре дә газета сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев