Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зарланып түгел, бүгенге тормышка сөенеп язам

Кеше күңеле – язылмаган китап ул. Аның төпкелендә нинди генә хатирәләр ятмый. Мин күпне күргән, күпне кичергән олы яшьтәге кеше инде. Гомер юлым ил тарихы белән бергә үрелгән: сугыш чоры авырлыкларын да күрдем, ачлык-ялангачлык ачысы да урап үтмәде, үсмер чагында ук, әле иңнәребез дә ныгымаган килеш, тормыш тәртәсенә җигелдек – шундый чорга туры килдек, илебезгә дә бик авыр заман иде ул. Әмма, шөкер, барысына да чыдадык, сынмадык-сыгылмадык. Хәзер менә шундый рәхәт, иркен яшибез, тырышкан кешегә барысы да бар. Ил-көннәребез тыныч, тамак тук, өс бөтен дигәндәй... Шулай да Сабан туйлары, Бөек Җиңү көннәре җитә башласа, күңелдәге хатирәләр яңара.

Менә быел да Сабан туйлары гөрләп үтте, халык рәхәтләнеп ял итте. Ә мин, нигәдер, кайтып-кайтып 1941 елның Сабан туен искә төшерәм. Байтактан уйланып йөрим, зарланып түгел, гыйбрәт булсын, яшьләр бүгенге тормышның кадерен белсен, аның нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын аңласыннар, кадерен белсеннәр дип язарга булдым. Минем буын кешеләре – сугыш чоры балалары бакыйлыкка күчә барабыз. Үземә дә 83 яшь хәзер.
 1941 ел. Миңа ул чагында – 5, ә сеңлем Әлмирага 1 яшь иде. Биклән авылында яшибез. Әтиебезне ветеринария буенча уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә шунда җибәргәннәр. Без аны бик сирәк күрәбез. Чөнки хәзерге кебек машинада җилдерү юк, ат җигә иде. Аның карамагында 12 авыл. Гел истән чыкмый – 21 июнь көнне әти әниебез белән безне Хуҗи авылына бабайларга Сабан туена озатып калды, Сарман ягына кайтучы бер машинага утыртып җибәрде. Бүгенгедәй күз алдымда. Әти минем алдыма чүгәләде дә: «Кызым, бабаңнарга миннән күп итеп сәлам әйтерсең», – диде. Шунда сәлам әйтү ни була микән дип баш ватканым исемдә. Бабайлар сөенешеп, колач җәеп каршыладылар. Сабан туена җыенып яталар иде. Ләкин Сабан туен күрү насыйп булмады – кинәт өлкәннәр кара кайгыга батты. Сугыш башлануын хәбәр иткәннәр икән. Безне бабай, ашыгыч рәвештә, бер абыйның атына утыртып, Бикләнгә кайтарып җибәрде. Кайтсак, авыл советы янына халык җыелган, безнең әти дә шунда. Җигүле атларга ир-атлар утырган, елашалар. Үзәк өзгеч тамаша. Ул вакытта ни сәбәпледер әтине сугышка алмый тордылар. 1942 елда китте ул. Мәскәү янында барган сугышларда каты яраланып, госпитальдә ятты. Аннан килгән хатларны әни, икебезне ике ягына утыртып, елый-елый укый иде. Әтиебез яу кырында ятып калды. Аның хатларын кадерләп сакладык, кайберләрен музейга бирдек. Әнинең ике энесен дә алдылар сугышка. Берсенә 18 яшь кенә иде, яшәп тә карамаган килеш ил азатлыгы өчен һәлак булды. Олысы яраланып кайтты. Әни бераз әти урынында да эшләп торды. Шуңа безне Бакчасарай авылына күчерделәр. Торыр җиребез юк, Мәрьям атлы апага өйдәш булып кердек. Ике әни, алты бала, тормышлар бик авыр, ачлык булса да бик тату яшәдек. Әниләр безне ач итмәс өчен көнне төнгә ялгап эшләделәр. Әби вафат булганнан соң әнинең сугыштан кайткан энесе безне туган авылыбыз Хуҗига күчерде. Әни икенче көнне үк колхоз эшенә чыкты, ә мин мәктәпкә укырга киттем. Өс-башка кияргә юк, ачлы-туклы яшәү. Бер мәлне ачка интеккән авыл кешеләре агулы икмәк ашап кырылды.
Сугыш чоры балаларының сабый чаклары булмады да. Умырып эшләрдәй ир-егетләр яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Бөтен эш карт-коры, хатын-кыз, үсмерләр иңнәренә калды. Шуңа күрә зурлар белән бергә утауга йөрдек, урагын да урдык, көлтә бәйләдек, ашлык суктык. Үсмер балалардан бер бригада оешкан иде. Иртәгә мәктәпкә барасы көнгә кадәр эштән туктатмадылар. Файдабыз булгандыр инде: өч кыз сорамыйча урманга чикләвеккә барган идек, кайтуыбызга 5 хезмәт көнен кисәргә дип язып элгәннәр. Җәй көне аяк киеме кию эләкми, чөнки юк ул. Яланаяк йөрибез. Аны юарга сабын юк, селте ясап, таш белән кырып агартабыз. Әле берәр айлап мәктәпкә дә яланаяк йөрдек. 
Тора-бара тормышлар бераз җиңеләя башлады. Туйганчы ук булмаса да, өйләрдә ипекәй пешә башлады. Ел саен, яз җитсә, әйбер бәяләре төшә иде. Дөрес, әле байтак еллар төрле түләүләр белән авыл кешеләренең теңкәләренә тиделәр. Илгә дә авыр иде: күпме кеше сугышта кырылды, җимерелгән, яндырылган шәһәр-авылларны аякка бастырасы бар. Халык бик бердәм, тырыш булды. Без шул асыл затлар үрнәгендә илгә-көнгә кирәкле, файдалы кешеләр булырга тырышып үстек. Шөкер, укырга теләгебез булгач, әниебез ялгыз булса да безне укытырга тырышты. Мин Алабугада китапханәчеләр әзерләүче техникумны тәмамлап кайтып, китапханәче булып эшләдем. Сеңлем Казан дәүләт университетын тәмамлады, укытучы булып эшләде. Гаилә корып, балалар үстердек.
Аллаһка мең шөкер, өстәлләребез ризыклы, ил-көнебез тыныч. Шушы тормышны яулап биргән өлкән буынны искә алып, бүгенге тормышны тагын да матуррак итәргә тырышып яшәсеннәр яшьләр.

Мәрсия Маннанова.
Хуҗи авылы.

Николай Туганов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев