Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара җылы багланышлар, сабырлык – үрнәк гаиләнең алтын нигезе

Рәйханә биш ел буе дуслашып йөргән егетен армиягә озата. Ике арада сөю хисләре белән тулы хатлар йөри башлый. Менә кайтыр, туйлар үткәрербез дип йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Кызга сөйгәне Зәкиҗанны 1945 елда гына күрергә насыйп була. Өч елдан соң Рәйханә Вәҗәһетдин белән Хәдичә гаиләсенә килен булып төшә. Матур итеп...

Бер-бер артлы балалар: Кәүсәрия, Госман, Таһир дөньяга килә. Һәр сабыйны яратып, куанып каршы алалар бу гаиләдә. Көтмәгәндә аларның ишеген кайгы кага - Зәкиҗан авырый башлый һәм бу аның әҗәленә тигән чир була. Ирен - очар канатын, таяныр терәген җуйганда Рәйханәгә нибары 29 яшь була. Ике улына, кызына әти дә, әни дә булырга туры килә яшь хатынга. Тырыша, гаилә юклык күрмәсен өчен бер эштән дә баш тартмый. Әле бит ир канаты Зәкиҗанның әнисе - кайнанасы Хәдичәне дә күңел җылысын биреп, олылап, 30 ел буе туган әниседәй тәрбияләп, соңгы юлга озата.

Рәйханә апа 38 ел буе мәктәптә хезмәт куя. Төпчек улы Таһир белән тырышып җиткергән йортка, 1985 елда, Минзәлә кызы Тәнзилә килен булып төшә. Таһир колхозда эретеп ябыштыручы, Тәнзилә больницада санитарка булып эшлиләр. Кайнанасы Рәйханә килененә олы таяныч, оныклары Рамил белән Ленизага кадерле әби була.

- Тормыш иткәндә кайнанаңның кайсы сыйфатларын өлге итеп алдың? - дип сорыйм Тәнзиләдән.

- Борчуларын кешегә күрсәтми, эчкә йота белә иде ул. Йөрәккә кадалырлык усал сүз әйтә белмәде, бервакытта да караңгы йөз күрсәтмәде. Чисталыкка, пөхтәлеккә аннан өйрәндем. Сабырлык алиһәсе иде ул. Бервакытта да зарланмады, өйдәгесен тышка чыгармады. Матур яшәдек, - дип искә алды Тәнзилә кайнанасы Рәйханәне.

Гомер - йөгәнсез ат, чаба да чаба. Төп хезмәтеннән тыш, өй эшләрендә булышып, оныкларын үстерешеп Рәйханә апаның да гомер көзе килеп җитә. Килене Тәнзиләгә бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчә ул, бахыр.

Ни чәчсәң, шуны урырсың дигәннәр борынгылар. Чәчү генә түгел, йөрәк җылыңны, акыл егәрлегеңне биреп үстерсәң генә яхшы уңыш аласың. Ике ел элек шушы ук нигезгә өченче буын килен төште. Күзкәй кызы, укытучы Инзилә алтын куллы уңган егет Рамил белән 6 ел бер-берсен белешеп йөргәннән соң, бәрәкәтле нигезгә килен булып төшә. Шулай итеп, хәзер инде Тәнзилә үзе кайнана. Килене «әни» дип өзелеп тора, бер-берсен аңлап, җылы багланышларда яшәргә өйрәнгәннәр. Яшь килен Инзиләдән:

- Бәхетлеме син, бәхетле гаилә нинди булырга тиеш? - дип сорыйм.

- Минемчә, бәхет үзеннән-үзе килми, тырышлык, акыл хезмәте сорый ул. Мин иремнең гаиләсенә килен булып төшүемә үкенмим. Иң мөһиме - гаиләдә бер-береңне аңлап яши белү, сабырлык, әлбәттә, бер-береңне ярату, мәхәббәткә тугрылык кирәк. Кайнанам Тәнзилә миңа күп яктан үрнәк, - ди яшь килен.

Дөрес, бер буын икенчесенә ошамый. Ләкин гаиләдәге гореф-гадәтләр, җәмгыятьне таза, сәламәт итеп тотучы күркәм кешелек сыйфатлары буыннан-буынга изге амәнәт итеп тапшырылырга тиеш. Моның өчен гаилә тәрбиясе, өлкән буын үрнәге бик мөһим.

Язмамны әзерләгәндә шуңа төшендем: Вәҗиевләр гаиләсендә киленнәр кайнаналарын үз аналарыдай якын күреп, киңәш тотып, өйдәгене читкә чыгармыйча яши беләләр. Шушы дустанә багланышлар җылысында җирдә нык басып торырлык уллар, кызлар үскән. Әйтәсе килгәнем шул: яхшылык, изгелек кенә бәхет китерә. Әрем чәчеп, тары урып булмый. Менә шуның асылын аңлап яшәргә кирәк бу дөньда. Килен кайнанага баш бирмим әле дип, санлашмый яшәсә, кайнана киленнән гел гаеп кенә эзләп торса, андый гаиләгә бәрәкәт иңми. Бәрәкәтсез, гаугалы өйдә күркәм холыклы балалар: сабыр киленнәр, итагатьле кияүләр үстереп булмый.

Югарыда язылып үтелгән өч буын тормышы - үзара җылы мөнәсәбәтләр, сабырлык, аңлашып яшәү өлгесе.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев