«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе кысаларында «Тополек» балалар бакчасы тагын да матурланды
Республикабызда, Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе киң колач алды. Акция кысаларында мәгариф учреждениеләренә иганәчеләр ярдәм күрсәтәләр, акчалата булышалар. Әлеге акция барышында Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасына да ярдәм күрсәтелде. Бу турыда безгә бакча мөдире Елизавета Бухарева хәбәр итте. - «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясеннән Шилнәбаш...
Республикабызда, Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе киң колач алды. Акция кысаларында мәгариф учреждениеләренә иганәчеләр ярдәм күрсәтәләр, акчалата булышалар. Әлеге акция барышында Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасына да ярдәм күрсәтелде. Бу турыда безгә бакча мөдире Елизавета Бухарева хәбәр итте.
- «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясеннән Шилнәбаш авылының игелекле кешеләре дә читтә калмады. А. Хөснуллин «Тополек» балалар бакчасының «Колобок» кечкенәләр төркеме бүлмәсен ремонтлау өчен төзелеш материаллары алып бирде, шәхси эшмәкәр А. Мясников бакчадагы таушалган, ватылган җиһазларны төзекләндерде. Алтын куллы М. Митрофанова булышлыгы белән бина эче яктырды һәм матурланды.
Әлеге игелекле, мәрхәмәтле кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Шулай ук балаларның ата-аналарына, балалар бакчасы хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Төзекләндерү, чистарту, ремонт эшләрендә һәрвакыт актив булдылар, ярдәм итәргә ашкынып тордылар. Бакчабыз хезмәткәре Г. Хәмидуллинга да аерым рәхмәтләр әйтәбез, бар эшкә дә үз өлешен кертте, - диелгән иде хатта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев