Юлларыбыз чиста
Юлларыбыз чиста
Без яшь гаилә. Ике кечкенә балабыз бар. Җиденче ел инде үз йортыбыз белән Куады авылының Полевая урамында яшибез. Урамыбызда әлегә ике генә йорт, икесе дә басуга якын җирдә урнашкан. Кыш көне безне аеруча борчый торган проблема – буран чыкканда юлыбызга кар сала. Шөкер, авыл җирлегенә җитәкче итеп Флер Ихсанов билгеләнгәннән бирле юлдан үтә алмыйча интеккәнебез юк. Һава торышы нинди булуга карамастан, урамны һәрвакыт кардан чистартып торган Марат Хасимовка, бу эшне оештырган җирлек башлыгына рәхмәттән башка сүз юк. Юлның чистартылган, ачылган булуы бик мөһим бит. Кешегә көн саен иртән эшкә барырга, кичен кайтырга, балаларны мәктәпкә, бакчага йөртергә кирәк. Юлларыбыз чиста булгач күңел сөенә.
Тагын шунысын әйтәсе килә, үзара салым акчасын җыйганда халык битараф булмасын иде. Киләчәгебез, балалар тормышы өчен азмы-күпме үзебез дә көч кертергә тиештер. Бу программа ярдәмендә шушы берничә ел эчендә авылыбызда күп эшләр башкарылды һәм башкарыла. Урамнарда һәр баганада ут янып тора, юллар төзекләнә, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, һәйкәлләребез ремонтланды. Кичкырын якты урамнар аша кайткан чакта өлкән яшьтәге апа-абыйларның скандинавча йөрүгә чыкканнары күренә. Авыл яши, авыл матурлана. Шушы матурлыкны, төзеклекне тудырган һәрбер авылдашка рәхмәт әйтеп, алга таба да җирлегебез үсешенә үз өлешен кертүчеләрнең артып торуын телибез.
Илнур Хасимов гаиләсе.
Куады авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев