Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлламадан тәэсирләр

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент үз чыгышында республиканың 2030 елга кадәр үсеш программасын тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы утырышында Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева һәм кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар – Гөлнур һәм Ринат Хановлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге, урта һәм кече бизнесның роленә аерым тукталды.
– Бүгенге көндә республикабыз илдә сөт, бәрәңге, ит, ашлык җитештерү буенча алдынгылар сафында. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары нигезендә шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм кече хуҗалыклар бик тиз үсеш алды. Бүгенге көндә алар тарафыннан республикадагы барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә. Шунысы куанычлы, күп кенә эшлекле һәм булдыклы кешеләр гаиләләре һәм династияләре белән авылларда бизнес белән шөгыльләнә, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент мактап телгә алучылар исемлегендә залда утыручы гаиләләр арасында Гөлнур һәм Ринат Хановлар да бар иде. 
Казаннан кайткач, Ринат Ханов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
– Республика җитәкчелеге гади фермерлар эшен күрә, бәяли белә. Мондый хөрмәтләү тагын да тырышыбрак эшләргә, югары хезмәт уңышларына ирешергә этәргеч булып тора. Дәүләт тарафыннан һәрвакыт ярдәм тоеп яшибез, – ди ул.
Хановларның гаилә фермалары республикага гына түгел, бөтен Россиягә билгеле. Алар җитештергән тавык, үрдәк, каз ите Себер, Урал төбәкләренә кадәр озатыла.
– 1991 елда Чаллы шәһәреннән Калинино авылына күченеп кайттык. Шул елларда тавык, каз, үрдәкне күпләп үрчетү уе килде, – дип искә ала Ринат Ханов. – Әзрәк туплаган акчага тәүлеклек чебиләр алдык. Бу эшне башлап җибәрүгә машинага дип җыйган акча да кереп китте. Эшне 5 мең бройлердан башладык, – ди фермер.
Бүген Хановларның фермалары Тукай районының Калинино, Биклән, Яңа Мусабай авылларында урнашкан. Күрше Зәй районында да ачканнар. Барлыгы 25 корпус. Аларда барлыгы 1 миллион 200 баш кош үстерелә. Утыз ел эчендә фермерлар мал табибы, экономист һөнәрен үзләштергәннәр.
Яңа Мусабай авылында «Айкорм» һәм «Мусабай» кулланучылар кооперативлары үз эшчәнлеген алып бара. Аны Хановларның кызы Айгөл Ханова җитәкли. Бүген «Айкорм» кооперативы составында 17 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Кооператив терлекләр һәм кош-корт өчен катнашазык җитештерү белән шөгыльләнә. Яңа оешкан кооперативларга ярдәм итү программасы буенча Айгөл Ханова 5 миллион сум күләмендә грант отты. Бу акчага катнашазык җитештерү өчен җиһазлар сатып алды. «Мусабай» кооперативы исә тәүлеклек чебешләр сату белән шөгыльләнә.
– Безнең эшне дәвам итүчеләребез, ышанычлы алмаш бар, шунысы сөендерә, – ди ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ринат Ханов.
Танылган фермер Еллык юлламаны тыңлап рухланып кайтуы турында сөйли: «Президент республиканың икътисадын үстерү, халыкның социаль-көнкүрешен ныгыту буенча катгый бурычлар куйды. Мондый планлаштыру булса, һичшиксез, киләчәккә ышаныч бар. Күреп торабыз бит, шәһәрләрне генә түгел, авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча саллы проектлар тормышка ашырыла. Мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында да нәтиҗәле эш көтелә. Рөстәм Миңнеханов үзенең ярты сәгатьлек чыгышында бер юнәлешне дә игътибарсыз калдырмады, хәтта туган телебезне сакларга кирәклеге, гаиләдә хатын-кызларның роле турында да искәртте ул. Шәхсән, мин әлеге сәфәрдән рухланып-канатланып, тагын да ныграк эшлисе килеп кайттым», – диде ул.

Фото Ринат Ханов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев