3 октябрь 2019 яңалыклары
-
Бер сәгатькә – ике тонна чүп
Районда «Чиста уеннар» дип аталган акция кысаларында өченче чара үтте. Көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю буенча ярышлар бу юлы Бәтке авылының үзәк пляжы территориясендә узды.
-
Юлламадан тәэсирләр
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент үз чыгышында республиканың 2030 елга кадәр үсеш программасын тәкъдим итте. ТР Дәүләт Советы утырышында Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева һәм кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар – Гөлнур һәм Ринат Хановлар катнашты.
-
Ашыгыч ярдәм автомобиле кайтты
Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсенә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы кайтты.
-
Гриппка каршы прививка
Районда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә.
-
Бабайлар әйткән : “Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә”,- дигәннәр
Һава торышы.
-
Билгеләнү
Район башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп Илфак Бариев билгеләнде.