ЮХИДИ хезмәткәрләре «Батырлык атнасы» үткәрә
Балаларда патриотик тәрбияне көчәйтү һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 13 февральдән 23енә кадәр районда «Батырлык атнасы» бара. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары мәктәпләрдә укучылар белән очраша. Шундый чараларның берсе 14 февральдә Бәткедә узды. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев, ЮХИДИ ветераны Сергей Шеретов, юл йөрү...
Балаларда патриотик тәрбияне көчәйтү һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 13 февральдән 23енә кадәр районда «Батырлык атнасы» бара. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары мәктәпләрдә укучылар белән очраша. Шундый чараларның берсе 14 февральдә Бәткедә узды. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев, ЮХИДИ ветераны Сергей Шеретов, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне кисәтү бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова анда 3-9 сыйныф укучылары каршында чыгыш ясады. алар Ватанны ярату турында гына сөйләп калмадылар, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер мәртәбә искә төшерделәр, үз-үзләрен сакларга өйрәттеләр, форсаттан файдаланып, ЮХИДИ хезмәткәре эше турында сөйләделәр, югары уку йортларын тәмамлагач, аларны үзләренә эшкә чакырдылар. Очрашу бик файдалы һәм кызыклы узды, дип хәбәр итәләр бүлектә. Шундый чараның чираттагысы киләсе атнада Кече Шилнә мәктәбендә булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев