Югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты
Яшьләрнең күпчелеге урта мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китү ягын карый. Укып диплом алгач та, авылга кайтырга ашкынмый. Ә бүгенге агросәнәгатьне шул юнәлештәге белгечләрдән башка алга җибәрү мөмкинме соң? Район хакимиятенең утырышлар залында үткән очрашу вакытында да шул хакта сөйләштеләр.
Үткән пәнҗешәмбе район хакимиятенең утырышлар залында өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү чарасы оештырылды. Һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, очрашуга Казан дәүләт аграр университеты һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре килгән иде. Уку йортларыннан килгән вәкилләр бик күп кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Кунаклар районның чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләрендә укучы студентларның уку һәм яшәү шартлары турында сөйләделәр, укырга керү кагыйдәләре белән таныштырдылар, Татарстан агросәнәгате хакында фильмнар күрсәттеләр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты. Аларның чыгышларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү оешмаларына югары технологияләр белән эшли алырлык белгечләр, механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр бик кирәк. Шуңа да авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларында максатчан стипендияләр булдырылган. Ул кайсы да булса оешма яки фермерлык хуҗалыгы белән студент арасындагы килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Ягъни, үзенә белгеч әзерләүне максат итеп куйган хуҗалык, стипендиянең 5 меңен үзеннән түләсә, икенче 5 мең дәүләттән бирелә. Ләкин укуын тәмамлагач, белгеч үзе өчен чыгым чыгарган оешмага кайтып, кимендә өч ел эшләргә тиеш була. Авыл хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итү максатында башка бик күп төрле хөкүмәт программалары да гамәлдә. Шулай ук очрашуда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты, укучыларның ата-аналары чакырылды. Һөнәр сайлау алдында торган егет-кызларга авыл хуҗалыгы өлкәсендә бүгенге көндә һәм якын киләчәктә мохтаҗлык булган белгечлекләр хакында сөйләделәр. Шул уңайдан, без бирегә җыелган укучыларның берничәсенә «Алга таба нинди һөнәр сайлыйсың?» дигән сорау бирдек.
Комсомолец поселогы мәктәбенең X сыйныф укучысы Илназ Сәлимгәрәев:«Без авыл җирендә яшибез. Ә авыл - илне туйдыручы, кешелекне яшәтүче авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле өлкә. Һичшиксез, авылы хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортына укырга керергә тырышачакмын».
Теләнче Тамак авылы мәктәбенең XI сыйныф укучысы Илүзә Шәйдуллина:«Әлеге очрашудан канәгать калдым. Хәзер инде без әлеге уку йортларындагы шартлар, укырга керү кагыйдәләре турында хәбәрдар. Бәлки, нәкъ шушы уку йортларына гаризаны тапшырырмын».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев