Югары сөт җитештерүче КФХ
Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә алда бара. Ил табынын ризыклы итүдә районда эшләп килүче КФХларның да өлеше зур. Бакчасарай авылы территориясендә урнашкан «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы ит, сөт җитештерү, бөртекле ашлык игү һәм мал азыгы культуралары үстерү буенча районда гына түгел, республикада да алдынгылар арасында. Хуҗалыкның төп юнәлеше – сөтчелек тармагы. Биредә бары тик токымлы савым сыерлар гына асрала.
Крестьян-фермер хуҗалыгы сөтчелек тармагын үстерү, табышлы итү өчен 3200 гектар сөрүлек җирләрне эшкәртә. Шуның 1900 гектарында бөртекле ашлык игелә һәм азык культуралары үстерелә. Быелгы ел үзенчәлекле килде. Шулай булуга да карамастан, бөртекле культураларның тулаем җыемы 4200 тонна тәшкил итә. КФХда мөгезле эре терлекнең гомуми баш саны 770кә җиткән, шуның 400е савым сыерлар. Сөт җитештерүне тагын да күтәрү максатыннан савым сыерларының баш санын арттырачаклар. Бу атнада голштино-фриз токымлы 140 баш тана кайтарылачак.
Ни өчен биредә нәкъ менә шушы токымлы сыерлар асрала? Чөнки бу токым сыерларның нәселдәнлеге көчле һәм югары сыйфатлы продукт бирү ягыннан да алар иң ышанычлысы. Затлы токымлы малларны асрауның үз таләпләре дә бар. Мисал өчен, алар үтәли җилне һәм дымны яратмый. Терлек асрала торган биналарда барлык санитар таләпләр үтәлә. Сыерларның туклану рационы балансланган: печән, салам, силос тиешле күләмдә азык рационына кертелгән; терлек азыгында булырга тиешле микро- һәм макроэлементларның микъдары төгәл үлчәнеп салына. Бөтен таләпләрне җиренә җиткереп үтәгәнгә сыерларның продуктлылыгы да югары.
КФХның төп максаты – экологик яктан чиста, югары сыйфатлы сөт җитештерү. Бүгенге көнгә биредә тулаем савым тәүлегенә 10,5 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 27 кг сөт савып алына. «Danonе» компаниясе «Миңнехуҗина М.Н.» КФХ җитештергән югары сыйфатлы сөттән нарасыйларга, сабыйларга төрле-төрле ризыклар ясап сатуга чыгара. Әйтергә кирәк, «Danonе» чималга бик таләпчән. Безнең район җирлегендә киң колач белән эшләп килүче КФХда әнә шундый югары сыйфатлы сөт җитештерелә.
КФХда көрдек токымлы 2 мең баш сарык, ит токымлы 60 баш ат асрала. Сарык ите, бигрәк тә көрдек токымлысы, диетик ризыклардан санала. Мөселманнар бәрән, сарык итен аеруча яратып ала. Корбанлык мал өчен дә иң кулае – сарык. Биредә сарык асрау буенча барлык таләпләр дә үтәлгәнгә малкайлар көр. Көрдекләрендәге май катламы шифалы булганга халык арасында бу төр малларга сорау аеруча зур икән.
Биредә ит токымлы 60 баш ат та асрала. Ат – иң сөйкемле җан ияседер, мөгаен. Ат яратмаган кеше юктыр ул. Сабантуйларда халык ат чабышларын яратып карый. «Миңнехуҗина М.Н.» КФХ Бакчасарай авылында Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә уздыра. Үзләрендә асралган токымлы чабышкыларның мәһабәт буй-сынын, күркәм кыяфәтен күрер өчен генә дә Сабантуй мәйданына килүчеләр бар икән. Теләгән кешеләр атлар асрала торган га килеп тә малкайларга карап соклана. Республика һәм Россия күләмендә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге ат чабышларында район данын яклаучы 12 чабышкы-аргамак КФХның йөзек кашы. Чабышкыларны дүрт тренер төрле ярышларга әзерли. Баскан җирендә биеп торучы аргамаклар атлы спорт буенча районыбыз данын еракларга тарата.
Биредә 1100 баш тавык асрала. Хәзерге вакытта алардан тәүлегенә уртача 600-700 данә йомырка җыеп алына. Йомырка, сортына карап, бер данәсе 4-7 сумнан сатыла.
Табигатьнең матур җирендә урнашкан фермер хуҗалыгында терлекләр асрала торган биналар заман таләпләрен күздә тотып төзелгәнлеге, чисталыгы һәм тирә-ягының пөхтәлеге белән күңелне сөендерә. Биредә җитәкчелекнең, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең үз эшләрен яратып башкарулары, тирә-юнебезне, үз мохитебезне сакларга тырышулары чагыла.
«Миңнехуҗина» КФХ җитәкчесе Равил Миңнехуҗин – олы йөрәкле, ярдәмчел кеше. Район җирлегендә яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга төрле бәйрәмнәрдә мул күчтәнәчләр өләшә. Хәйриячелек эшендә бик теләп катнаша. Ул «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Алтын йөрәкле кеше» исемнәрен йөртә.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев