Бу тормышның асылын.
Күрсәтә ул барысын.
Шушы фани дөньяга.
Тормыш юлы башлана.
Үтәргә кирәк була.
Башлана ыгы-зыгы.
Кыенлыклар туганда.
Яшьтән үк бирү кирәк.
Яшәү серләрен белсә.
Яшьтән үк саклау кирәк.
Ата-анага терәк.
Мин бит авыл баласы
Тагын кайттым туган авылыма
Кышның матур аяз көнендә.
Тышта кышкы салкын өшетсә дә,
Җылы исләр ташый күңелдә.
Туган якка кайтмый түзә аламы
Шунда үскән авыл баласы?
Бер кырыйда торсын саф һавасыз,
Гөрләп торган шәһәр-каласы.
Авылым урамыннан атлап барам,
Кар шыгырдый аяк астында.
Салкын һава битне чеметтерә -
Бары да якын, бары да үз монда.
Капка төпләреннән карны көрәп,
Юлны ачып куйган күршеләр.
Тырыш инде, берни әйтеп булмый
Авыл җирлегендә кешеләр.
Тәмле булып төтен исе чыккан,
Кемдер мунча яккан ахрысы.
Атна азагы балалар кайтуга
Әзер булсын, диеп барысы.
Ни дисәң дә, авыл матур инде,
Килә монда мәңге каласы.
Читтә яшәсә дә, туган якка
Сагынып кайта авыл баласы.
30.01. 2017 ел
Кышкы урман
Табигатьнең матурлыгын тойыйм дисәң,
Кер син кышкы урман эченә,
Агачларны бәскә төргән салкын һава,
Саулык һәм дәрт өсти күңелеңә.
Урман сукмагыннан йөргән чакта
Кар бөртекләре өскә коела,
Җемелдәшкән бу бөртекләр миңа,
Ләйсән яңгыр кебек тоела.
Үзе салкын, үзе рәхәт монда
Бар дөньяңны шунда онытасың,
Бара торгач урман сукмагыннан,
Хозурлыкка әсир буласың.
Агач башларына карыйм дисәм,
Ай елмая күкнең йөзендә,
Миңа карап елмаядыр кебек,
Рәхәт тойгы арта күнелдә.
Тулган ай бит өстән аска карап,
Күзәтә күк матур урманны,
Әллә ул да минем кебек шулай,
Бу урманга гашыйк булганмы?
Гашыйк булырлык та бу урманга
Төз утырган каеннарына,
Тәнгә сихәт, саулык биргән өчен,
Киң колачлы, юмарт булганга.
Тәннәребез сихәт булсын дисәк,
Ятмыйк өйдә төренеп юрганга,
Мөмкин булган саен, вакыт табып,
Кереп йөрик кышкы урманга.
15.12. 2016 ел
Якын кешең янәшәңдә булса
Утыз еллап бергә гомер иттек,
Төрле яклап язмыш сынады.
Авыр чаклары да бик күп булды
Аңа карап өмет сүнмәде.
Алга карап өмет белән яши
Тормыш кадерен белгән һәр кеше.
Тырыштык без, саклап калдык
Безгә Ходай биргән бәхетне.
Якын кешең янәшәңдә булса,
Күпкә җиңел тормыш итәргә.
Рәхмәтле мин язмышыма
Сине миңа бүләк иткәнгә.
Узган гомер сизелмәде дә бит
Янымда син һәрчак булганга,
Күңелгә - дәрт, җанга рәхәт биреп,
Тормышка ямь өстәп торганга.
2016 ел
Кышкы урман
Табигатьнең матурлыгын тойыйм дисәң,
Кер син кышкы урман эченә,
Агачларны бәскә төргән салкын һава,
Саулык һәм дәрт өсти күңелеңә.
Урман сукмагыннан йөргән чакта
Кар бөртекләре өскә коела,
Җемелдәшкән бу бөртекләр миңа,
Ләйсән яңгыр кебек тоела.
Үзе салкын, үзе рәхәт монда
Бар дөньяңны шунда онытасың,
Бара торгач урман сукмагыннан,
Хозурлыкка әсир буласың.
Агач башларына карыйм дисәм,
Ай елмая күкнең йөзендә,
Миңа карап елмаядыр кебек,
Рәхәт тойгы арта күнелдә.
Тулган ай бит өстән аска карап,
Күзәтә күк матур урманны,
Әллә ул да минем кебек шулай,
Бу урманга гашыйк булганмы?
Гашыйк булырлык та бу урманга
Төз утырган каеннарына,
Тәнгә сихәт, саулык биргән өчен,
Киң колачлы, юмарт булганга.
Тәннәребез сихәт булсын дисәк,
Ятмыйк өйдә төренеп юрганга,
Мөмкин булган саен, вакыт табып,
Кереп йөрик кышкы урманга.
15.12. 2016 ел
Хисләргә бирелеп
Тәрәзәгә төшкән кояш нуры
Иртән мине назлап уятты.
Яз җиткәнен хәбәр итеп,
Бөтен хисләремне кузгатты.
Бер уйласаң, бөтен ел фасылы
Эз калдыра күңел түрендә.
Минем өчен җәй һәм яз айлары
Аеруча якын күңелгә.
Язлар җиткәч, бөтен галәм шулай
Уяна күк тирән йокыдан.
Калын тунын салып ташлап
Җиңел сулап куядыр сыман.
28.02. 2017 ел
Новотроицкое авылы.
Ямьләндерә туган авылымны.
Тирә-якта авылның.
Тырышлыгын халкымның.
Яңалыкка омтылып.
Беренчеләрдән булып.
Ямьнәр биреп авылга.
Ял итәргә агыла.
Сабан туен үткәрде.
Күңелләрен күтәрде.
Ике мең унҗидедә.
Мәңге калыр күңелдә.
Нет комментариев