Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыр-биюләргә игенчеләр дә кушылды

Өлкән буын вәкилләре хәтерлидер: «Икмәк булса, җыр да була» дигән әйтем бар иде. хәзер дә ул бик актуаль. Чыннан да, тамагың тук булганда гына дөнья киң, тирә-як матур тоела, яшисе килә. Бүген хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Көнне төнгә ялгап комбайннарда кырларны гизүчеләргә, басу юллары буйлап икмәкне амбарларга ташучыларга, ындыр табакларында эшләүчеләргә, кыскасы, безне икмәкле итүчеләргә чиксез рәхмәтебезне әйтеп баш иясе килә. 

Игенчеләребезгә яхшы кәеф бүләк итү, күңелләрен күтәрү һәм, ниһаять, бераз ял иттереп алу максатыннан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Феникс» җәмгыятенең ындыр табагында булды. Алар янына без көндезге аш вакытында бардык. Җырлар җырлаганда, шигырьләр сөйләгәндә үзебезне кыска гына вакытка иген үстерүчеләр итеп тойдык хәтта. 
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән мондый матур очрашуларны һәрдаим оештырабыз без, ләкин алар бер-берсен кабатламый. Шуңадыр, игенчеләр безне көтеп ала, тагын килегез дип озата. Бу юлы ындыр табагында эшләүчеләр мәдәният хезмәткәрләре чыгышын игътибар белән тыңлады, безнең җыр-биюләргә үзләре дә кушылдылар, һәрберебезгә рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Кнәз мәдәният йорты директоры. 

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев