Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдыз – җылы учагыбыз

Кеше гомере агымсу кебек: алдыңа, үзеңә күрә, зур максатлар куеп, дөнья көтеп чабасың, вакыт белән исәпләшмичә эшлисең, барысына да өлгерергә тырышып яшисең. Бер вакыт баксаң, гомернең байтагы узылган, пенсиягә китәр чак җиткән. Туган коллективыңнан аерылып, лаеклы ялга китәсең. Бик кыен чор ул, көтелмәгән хәл сыман тоела.

Җитмәсә безнең район да үзенчәлекле - үзәге шәһәргә урнашкан һәм районның төрле оешмаларында эшләгән кешеләр (кайбер оешмалар юк та инде хәзер) үзләренең шәһәр фатирларында бер күрешергә зар булып, сагынышып яшиләр. Шуны күздә тотып, 17 ел элек район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы каршында (хакимият бинасында) очрашулар клубы оештырдык. Без аны «Йолдыз» дип атадык һәм аена бер-ике тапкыр төрле чаралар үткәрәбез, бергәләшеп сәяхәтләргә йөрибез, ел саен уздырылып килә торган «Балкыш» конкурсларында катнашабыз, төрле спорт ярышлары оештырабыз.

Клубта шахмат-шашка ярышлары үткәрдек. Анда егермедән артык ветеран катнашты. Ярышлар киеренке барды. Көчле шахматчылар ярышты. Нәтиҗәдә беренче урынны Миргарифән Шәмcетдинов алды. Икенче урында - Юрий Овсянников, өченчедә - Салихҗан Минсафин. Розалин Хәбибуллин, Рәшит Бәдретдинов, Гөлсирә Ларина ярышта актив катнаштылар. Призлы урыннарны алучыларга истәлеккә күкрәк билгесе һәм Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шашка да өлкәннәрнең яраткан уены. Ярышта байтак кеше катнашты. Ирләр арасында беренче урында Розалин Хәбибуллин, икенчедә - Николай Дьячков, өченчедә - Тәлгать Бәхтегәрәев. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Нәзимә Закирова алды. Икенче урында - Альбина Радькова, өченчедә - Миләүшә Фәрдиева. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары барыбыз җыелышып, рәхәтләнеп гәпләшеп чәй эчтек.

Гөлфидә Гыйниятуллина,
«Йолдыз» клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев