Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ындыр табагында балалар эшли

Атна башында районда урак башланды. Иген кырларында эшләгән тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган механизаторлар белән бергә уракта яшьләр дә эшли. Әйтик, иң беренчеләрдән булып иген басуына төшкән «Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында укучы балалар җаваплы хезмәтләрнең берсен башкара. Илгиз Идиатуллин, Данияр һәм Айрат Хафизовлар, Диана һәм Лиана Нуруллиналар, Ләйсән Галиева, Миләүшә...

Атна башында районда урак башланды. Иген кырларында эшләгән тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган механизаторлар белән бергә уракта яшьләр дә эшли. Әйтик, иң беренчеләрдән булып иген басуына төшкән «Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында укучы балалар җаваплы хезмәтләрнең берсен башкара. Илгиз Идиатуллин, Данияр һәм Айрат Хафизовлар, Диана һәм Лиана Нуруллиналар, Ләйсән Галиева, Миләүшә Габдрахманова - һәр ашлык бөртегенең чисталыгы өчен тырышып эшли. Аларның остазлары, ындыр табагы буенча хезмәттәш абыйлары, машинистлар: Мансур Хәсәнов, Нәкыйп Вәлиев, Фәннүр Әхтәмов, электрик Таһир Шакиров та аларга киңәшче булып, һәр ашлык бөртеген тиешенчә эшкәртеп, үз эшләрен намуслы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев