Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язмышның салкын кары

Хикәя (Тормышта булган хәлгә нигезләнеп язылды. Исемнәр үзгәртелде.)

2002 елның май уртасы. Алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелде. Кадриянең эшкә бара торган юл буенда, зур булмаган мәйданчыкта, агачлык бар. Күбесенчә сәрби куакларыннан торган мәйданчыкта берничә юкә агачы, сирень куаклары һәм ике-өч алмагач үсеп утыра. Шул яшеллек арасында күзгә-башка чалынып торганы – ябалдашларын бик киң җәеп, дөньяга ямь биреп утыручы олы алмагач. Ул, инде менә ничә еллар күз күрке булып, язларын ап-ак чәчәккә күмелә. Яфраклары юньләп күренми дә, ә җәй азагына хуш исле вак алмалары белән сөендерә. Үзе, ни хикмәт, ел саен алма бирә. Кичтән, эштән кайтышлый, Кадрия алмагачның гүзәллегенә сокланып үтте. Быел да, ин шәә Аллаһ, алмалары мул булыр, дип уйлап куйды. Туктап, бераз гына алмагач астында басып торды. Үтеп китүчеләрнең кайберләре садә күренешкә ихластан сокланып: «Гаҗәеп матурлык!» – дип уздылар. 
Төнлә ул, нишләптер, уянды һәм тәрәзәгә күз салды. Тышта, буранлап-буранлап кар ява иде. Эшкә ул «Йәнитә» фирмасы теккән аксыл төстәге кышкы итеген киеп барды. Тукталыштан төшүгә йөрәге сулкылдап куйды, алмагач ни хәлдә икән? Алмагач, ни хикмәт, кар салкынына бирешергә теләмичә мәгърур утыра иде. Ак-алсу гөлләмәсе кар белән капланган. Тоташ аклыктан торган алмагач яныннан узганда, Кадрия күңелендәге карларны, беркайчан да эремәс карларны, илле ел элек яуган карлар салкынлыгын тойгандай булды. Кадриянең әнисе Камәрия. һәм Кадрия, һәм ак майлар, һәм ак карлар... 

***

...1952 елның май уртасы. Алмагачлар ап-ак күбеккә – ак-алсу чәчәккә күмелгән. Халык бәрәңге утырткан, кыр эшләре бераз гына азаеп алган бер мәл. Ләкин Камәриянең ире, яшь агроном, язын-җәен-көзен басу-кырдан кайтып керми диярлек. Шуңа күрә бу айларда парлашып каядыр бару турында уйлыйсы да түгел. Камәрия Җәйләүгә әниләренә бер кичкә генә хәл-әхвәл белергә дип сәфәргә ниятләде. Матур булып таң атты. Камәрия, укытучы буларак, халык арасында һәрвакыт ыспай-матур итеп киенергә тырышты. Ул елны, хәзергечә итеп әйтсәк, балетка түфлиләр модага кергән иде. Җитен тукымадан тегелгән, үкчәсез өр-яңа җиңел аяк киеме нәкъ аңа дип тегелгән шикелле уңайлы да булып чыкты. Камәрия җылы йон күлмәген киде. «Дөнья хәлен белеп булмый» дип, үзе бәйләгән кофтасын да алды. Җәяүлегә янчык та авыр, диләр. Кулында ике айлык кызы – Кадриясе, аның чүпрәк-чапраклары да бар бит. Әни кеше янына ничек буш кул белән барасың, алар колхозда таякка эшлиләр. Ә Камәрия, укытучы кеше, аның хезмәт хакы бар, декрет акчасы да иш янына куш булды. Чәй-шикәр, бераз тәм-томны да биштәренә салгач, кул очына алган әйберләре дә авыр сыман булды. 
Ике авыл арасы алай ерак түгел дә кебек, урман аша барсаң җиде чакрым чамасы. Урман аша бармыйча! Андагы матурлыкка сокланып, кошлар тавышына хозурланып баруы ни тора! Камәрия, авылны чыгып, өч чакрым юл үтеп урман буена җитте. Менә ул урман, тагын бер-ике чакрым барсаң, анда Салкын алан дигән зур алан бар. Анда, җәйләрен бик эссе көннәрдә дә, нигәдер бераз җиләсрәк, салкынчарак була. Анда иңкүлек астыннан салкын чишмә челтерәп ага. Чикләвеклеге генә ни тора аның! Бай ул алан. Аланлык дисәләр дә, ул берничә чакрымга сузылган. Бер башыннан икенче башына кимендә ике чакрымнар булыр. Камәрия аланлыкка якынайган саен, нигәдер, кошлар әрле-бирле очтылар, саескан барысыннан да уздырды – әле Камәрия янына ук килеп очып уза, әле башка кошлар төркеменә барып кушыла. «Берәр ерткыч-мазар куркыта дияр идең, монда аю-бүре булганы юк. Булса, күрсәләр, сөйләрләр иде», – дип уйлап куйды яшь балалы ханым. Ни хикмәт, аннары бер мәлгә урман тып-тын калды. Камәриянең күңеленә шом керде. Совет укытучысы булса да, әбисе өйрәткән «Аять әл-Көрси»не укый башлады. Кат-кат укыгач, җанына тынычлык иңде. «Йә, Раббым! Балам хакына, балам хакына!» – дип пышылдады. Моны ул, яшь ана, ике ай элек кенә азаплар белән дөньяга нарасыен тудырган әрнү катыш ялвару белән, үзеннән-үзе әйтте. Кинәт җил исте. Зәһәр җил. Куырып, өтеп ала торган җил. Һәм үзе белән кар алып килде. Бурап-бурап, шашып-шашып яуды кар. Камәрия бар көченә йөгерде, йөгерде... Җитен тукымадан тегелгән, лычма су булган түфлиенең табаны карда шуды. Аны салып кулларына тотты. Арыды, хәлсезләнде. Нарасые ачыргаланып елый башлады. Юлына аркылы егылган бер агач кәүсәсенә утырып нарасыен имезде. Дер калтыраган ана, балам туңмасын дип, җылы кофтасын салып сабыен төрде. Аны кочагына кысты. Баланың калтыравын тойган, чарасыз калган ана, аяк йөзенә төшеп торган җылы йон күлмәгенең итәген күтәреп, баласын тән җылысы белән сакларга теләп, аны күкрәгенә кысты. 

...Камил, басудан төшке ашка өйгә кайтты. Болай көндезен өйгә кайтып ашаганы булмаса да, бүген, кар сибәләп торгач, кайтырга булды. Хатынының туган авылына барырга җыенганын белә иде. Күңелендә ниндидер бер хис – аңлатып булмый торган халәт. Әнисе салып биргән ашны әллә ашады, әллә ашамады, әллә рәхмәт әйтте, әллә юк... Шундый аңлашылмый торган хисләр өермәсендә ул хатынының туган авылына юл тотты. Иртәгә иртүк, бергәләшеп кайтырбыз дип, ат арбасына җылы юрганны да салды, йомшак булсын. Авылда кар төшкәләп тора. Берәр атлы-мазар очрап, шуңа утырып барып та җиткәннәрдер дип, гасабиланган күңелен – үз-үзен юатырга тырышты ул. Урманга якыная барган саен Камилнең күңелендә утлы өермә купты. «Балабыз хакына, балабыз хакына!» дип бертуктаусыз нидер уйлады. Фикер җебе чуалып бетте. Ул, үзе дә сизмәстән, теле аңкавына ябышканчы шулай кабатлады. Авызы кипте. Менә алан... Салкын алан. Аның күңелгә якын һәр агачы, куагы, чишмәсе. Юк, берсе дә күзенә күренми. Алдында – баласын күкрәгенә кыскан ана сыны. Ул – тораташ, ул – сын. Юк, ул бит тере. «Камәриииияяя!..» Урмандагы барча тереклек бу иңрәүгә кушылды. Аның хатыны, баласын кысып кочкан ана – сап-салкын, аның күлмәге, кофтасы эчендә кат-кат чүпрәкләргә төрелгән тере җан – Кадриясе. Ул – исән! 
 
...Еллар узды. Кадриянең әтисе белән әнисе, дәү әниләре – берәү дә, үсеп җиткәнче бу тарихны аңа бәян итмәделәр. Үги әни белән үскәнлеген ул белмәде дә. Авыл халкы телен йозакка бикләп, бу тарихны яңартмады. Тик сандыкта яткан түфлиләрне алып аягына кигәч һәм: «Әни! Син модница булгансың икән. Хәзер шундый түфлиләр модага керде бит», – дигәч, ана кеше җайлап кына бу түфлиләрнең һәм сандыкта яткан күлмәк һәм җылы кофтаның кемнеке булуын сөйләп бирде. Көя кисмәсен дип, Хәерниса аларны ел саен җәй айларында кояшта җилләтә дә сандыкка салганда арасына исле үлән тутырып куя иде. Кадриянең Хәерниса әниcе дә алмагачлар чәчәк атканда, май иртәсендә Ахирәткә күчте. 
...Ии, алмагачым, исән-саумы? Син теге чакта, май аенда, соңлап яуган салкын карга бирешмичә җимешләреңне сакладың. Минем әни кебек!
Кадрия ханым казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып гыйлем алды. Коръән ашында «Йәсин»не үзе укыячак. Ак чәчәкләрдәй пакь күңелле әниемнәр рухына багышлап Рамазанда Коръән чыгармын, ин шәә Аллаһ, дип ниятләде Кадрия, ак халатын киеп, үзе дәвалый торган авырулары янына атлаганда.
/Николай Туганов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев