Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташуга ерак түгел: без әзерме?

Әлегә елгаларда бозның калынлыгы уртача 60 сантиметрны тәшкил итә дип белдерде ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Һава температурасы көннән-көн җылыта, гадәттә ташу китү апрель башы яки урталарына туры килә, шуңа күрә, су басулар булмасын өчен, алдан хәстәрен күрергә...

Брифингта хәбәр итүләренчә, республикада быел 209 җирле пунктны су басу куркынычы бар, аларда 17033 кеше яши. Бәхеткә, район территориясендә андый авыллар юк.

Район территориясендә бүген 38 буа исәпләнә. Соңгы елларда аларның күпчелеге капиталь төзекләндерелде. Ләкин әле агып китү куркынычы булган, авария хәлендәге гидрокорылмалар да юк түгел. Андыйларга Комсомолец поселогындагы, Мәләкәс, Керәшен Маҗыны, Никошновка, Җәйләү, Борды, Октябрь-Бүләк, Таулык авылларындагы буалар керә. Быел шуларның өчесенә - Октябрь-Бүләк, Таулык һәм Бордыдагы гидротехник корылмаларга ремонт үткәрү планлаштырыла. Язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында, шушы көннәрдә районның бу объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче оешмалары вәкилләре махсус комиссия составында урынга чыктылар. «Яр Чаллы Мелиоводстрой» җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта буаларның төптән су җибәрү җайланмаларының задвижкалары ачылган. Буаларга керү юлларында кыенлыклар булмасын өчен, авыл җирлекләре урамнарны кардан ачканда ул участокларны да онытмасыннар иде, дип белдерәләр әлеге оешмада.

Видеокиңәшмәдә балыкчылар мәсьәләсенә дә кагылдылар. Мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, балыкчылар күпләп чыга торган урыннарда быел бозның калынлыгы башка еллар белән чагыштырганда 2-10 сантиметрга юкарак икән. Республикада халык күпләп бозга чыга торган шундый 88 урын билгеләнгән. Балыкчылар Тукай районы территориясендәге елгаларны да яраталар. Бәхетсезлеккә, алар катнашындагы фаҗигале хәлләр дә биредә еш булып тора. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре язгы бозда аеруча сак булырга чакыралар.

Киңәшмәдә катнашучылар рөхсәт ителмәгән урында бозга керүчеләргә саллы штрафлар янавын да искә төшерделәр. Җиде сантиметрдан юкарак булган бозга җәяү яки транспортта керү гражданнар өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы затларга 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 70 мең сумга кадәр штраф каралган. Штрафларын да түләрсең, ә менә өзелгән гомерләрне берничек тә кире кайтарып булмаячак.

Башка участокларга кергәндә дә балыкчыларга мәҗбүри рәвештә коткару жилеты, һәр балыкчыга бер башына уртача ярты килограмм йөк беркетелгән 12-15 метр озынлыктагы бау алырга кирәк.

Бүген балаларның каникул чоры. Аларны караучысыз калдырмаска, елгалар янына җибәрмәскә кирәклеге ассызыкланды видеокиңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев