Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа Бүләккә Белем бәйрәменә министр килде

    Бүген районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев килде.

    Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов үз чыгышында быел мәктәп бинасының шактый яңаруын, төзекләндерү эшендә шушы белем бирү учагын тәмамлаган эшмәкәрләрнең саллы ярдәмен билгеләп үтте. Бәйрәмгә килгән кунаклар игътибарына мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук балалар бакчасы балалары бик матур һәм эчтәлекле концерт номерлары тәкъдим итте.
    Бүген Яңа Бүләк төп гомуми белем бәйрәмендә нибары 38 бала белем ала. Тугызынчыда 6 бала укырга җыена, беренчегә исә 1 укучы гына килә. Ләкин мәктәптә балалар саны аз дип коллектив күңелен төшерми, киләсе елга беренчегә 4 бала керер дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: