Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ятимнәрнең йөрәк ярасы

Туган илебез күгендә туплар тавышы тынуга да 73 елдан артык вакыт узды. Күпме еллар үтте, әмма беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Хәтер, халык хәтере саклый аларны. Күзкәй авылының «Хатирә» ветераннар клубында сугыш чоры балалары белән очрашканнан соң бу фикерем тагын да ныгыды. Кунакларымның берсе дә әтиләрен күрмәгән, гомерләренә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган, әмма һәрберсе искиткеч җылы, сихри бу сүзне гомер буе күңел түрендә йөрткән. Кайсыларына әби-бабалары, кайберләренә әниләре сөйләп калдырган. Хәзер инде бу сугыш чоры балалары үзләре дә сигезенче дистәне тутырып килә.

 – Әткәй сугышка чыгып киткәндә мин алты айлык бала булганмын. Ул вакытларда фотога төшүләр сирәк булган, шуңа күрә истәлеккә әткәйнең карточкасы да калмаган, хатлары сакланмаган. Үзем ныклап аякка баскач, хәрби комиссариат аша аның кайда сугышканын, җәсәденең Ленинград тирәсендә күмелгәнен белдем: әткәй 1943 елның 23 июлендә батырларча һәлак булган. Шушы көн минем өчен сагышлы да, кадерле дә, – дип искә алды Рәҗәп Минһаҗев. Ул үзе катлаулы тормыш юлы узган, читкә чыгып, бәхет эзләп караган, әмма туган авылы үзенә дәшкән – Рәҗәп абый күп еллар колхозда шофер булып эшләде.
– Әти сугышка чыгып киткәндә мин әле тумаганмын да. Колхоз рәисе булып эшләгән. Сугышка да беренчеләрдән булып киткән. Смоленск тирәсендә чагында: «Бик каты сугышлар бара, бу хатымны туп тавышлары тынган арада кәгаземне котелок төбенә куеп язам. Кызымны күрә алмадым, исән кайтылырмы, юкмы – шикле», – дип теләкләрен язган. Күңеле сизгәндер, кайтулар насыйп булмаган, – дип сөйләде Флүрә апа. – Әнкәй кулында җиде бала калдык. Күреп тә куйдык нужаны. Без Ык буе балалары ашамаган үлән калмады, табигать бай, аның кочагында үстек, ныклык алдык. Атасызлык бик кыен, «әти» сүзен әйтә алмадым, кайнатам да булмады ичмасам. 
Флүрә апа Нуриева Күзкәйгә килен булып килгән, ире Зөфәр абый белән биш бала үстерделәр. Барысы да гаиләле инде, матур яшиләр. Флүрә апа авыл советы рәисе булып эшләде, авылның мәдәни тормышына бик зур өлеш кертте, лаеклы ялга чыккач, ун ел ветераннар оешмасын җитәкләде.
 Флүр Талипов та әтисеннән туып кына калган. Әнисе Хәлимә апа сугышта һәлак булган ире Харисны бик еш искә алып сөйли торган булган. «Әтиеңне иң беренчеләрдән булып алдылар. Ат арбасына утырып, гармун уйнап китте. Эшкә бик булган иде, матур холыклы кеше. Хатларны еш язды, әмма «үлде» хәбәре дә килеп җитте шул», – дип еш искә ала торган булган. Бик чибәр, үтә итагатьле ул апаны хәтерлим әле мин.
– Фин сугышы беткәч, бабайны партия эшкә Карелиягә җибәргән. Шунда яшәгәннәр, сугыш башлангач, әтине беренче көннәрдә үк алып җибәргәннәр. Волхов фронтында һәлак булган, – дип искә ала Хәнифә Вәҗиева. – Без ерак юллар узып, туган якларга кайтып киткәнбез. Укыганда, абыйга ияреп, Ленинградка чыгып киттем. Авылга сигез ел кайтмадым. Шунда яшәгәндә мүк җиләгенә йөри идек, берсендә эченә кәгазь салынган шешә таптык. Анда «Барысы да үлеп бетте, мин соңгысы» дигән сүзләр язылган иде. Еш кына кеше сөякләре очрый иде. И, ул сугыш дигәнең, адәм балаларының кайда гына җаннары кыелмаган.
Сугыш чоры балалары бер-бер артлы истәлекләр барлый. Күзләрдә яшь, күңелләрдә гомер буе озата килгән сагыш. Кешеләр генә түгел, атларны да алганнар сугышка. Нәҗибә апа Нәбиуллина сөйләгәннәрне дә тыныч кына тыңлап булмый.
– Күршедә генә мулла абзый яши иде. Бала-чаганың күзләре үткен була бит, берзаман аның йортына берәм-берәм атлар алып килә башладылар. Өлкәннәргә сөйлибез – ышанмыйлар. Бик саф күңелле кеше ул мулла абзый, диләр. Алар чын дөресен белеп йөргәннәрдер инде – ул йортта сугышка китәсе атларны тәрбияләгәннәр икән. Бер көнне 20 ат капкадан солдатлар кебек тезелеп чыктылар да, авыл башына юл алдылар. Алдан мулла абзый бара, йөгәне кулында. Малкайларны озатырга бөтен авыл чыкты. Берзаман атлар сузып кешнәп җибәрделәр, бөтен халык үксеп елады – алар кайтмаска дип яу кырына китеп баралар иде. Бу күренеш, атлар кешнәве бүген дә күңел түрендә. Әтием Котдүс авылдан сугышка беренче булып китте, бер генә хат язарга өлгерде...
Истәлекләр, истәлекләр... Әйтерсең лә, мул сулы буа китте. Сөйләштек тә, елаштык та. Кайчагында кешегә эчен бушатырга, күңел әрнүен башкалар белән бүлешергә дә кирәк шул. Очрашуга килүчеләр барысы да бүген ялгыз кешеләр, балаларның үз тормышы, үз дөньясы дигәндәй.
Чыгышлар арасында авылыбызда яшәүче ветеран-журналист Заһидә апа Нәбиуллинаның сугыш чоры балалары язмышы турындагы күңелләрне тетрәндерерлек нәсерләрен дә укыдык.

Фото автор тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев