Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр тимерьюлчы эшен сайлый

Һәр елны августның беренче якшәмбесендә тимер юл транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тимер юл диюгә, безнең районда яшәүчеләрнең күз алдына иң беренче Круглое Поледа урнашкан вокзал, анда арлы-бирле йөреп торган поезд вагоннары күз алдына килә. Читтән караганда гадәти генә кебек тоелган хезмәтнең никадәр игътибар һәм осталык сораганын тимер...

Районның тимер юл өлкәсендә эшләүчеләре узган атнада бәйрәмнәрен Круглое Поле поселогында үткәрделәр. Мәдәният һәм ял паркындагы мәйданчыкка ул көнне халык шактый җыелган иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев та тимерьюлчыларны котлау чыгышында бу хезмәтнең зур төгәллек һәм җитезлек сорый торган эш икәнлеген ассызыклады. Тармакның барлык хезмәтчәннәренә ул сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Куйбышев тимер юлларының баш инженер урынбасары Ринат Яруллинга район хакимияте исеменнән рәхмәт белдереп, истәлек бүләге тапшырды. Бәйрәмдә эшләрендә аерата уңышка ирешкән хезмәткәрләргә мактау грамоталары бирелде. Аларны, һәрберсенең кулын кысып, район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырды.

Куйбышев тимер юлларында бүген 3500 кеше хезмәт куя. Аларның 400ләбе Тукай районыннан. Круглое Поле, Биклән, Зәй районы ягында урнашкан авылларда яшәүче хезмәткәрләр күп биредә. Куйбышев тимер юллары аша тәүлегенә уртача 46 мең тонна йөк үтә, бу 600-700 вагон дигән сүз. Әлеге күләмнең 20 проценты безнең тимерьюлчыларга - Идел-Кама регионына туры килә.

Тимерьюлчы дигән хезмәт күптөрле һөнәрләрне үз эченә ала. Круглое Поледа урнашкан станциягә килеп эләккәндә дә моның чыннан да шулай икәнлегенә төшенәсең. Пассажир вагоннары да, йөк төягәннәре дә еш үтеп тора биредән. Төрле якка юнәлгән рельслар, аларда тимер юлчылар үзләре генә аңлый торган нинди генә җайланмалар юк. Шулай да бер нәрсә ачык: биредә эшләүчеләрнең һәрберсе куркынычсызлык техникасын биш бармагы кебек белергә тиеш. Әгәр инде син машинист яки аның ярдәмчесе икән, вагон төзелешен дә, автотагылмаларныкын да, сигнализация инструкциясен дә һ.б.ларны да белмичә һич ярамый. Чөнки син кеше гомере, кеше сәламәтлеге өчен җавап бирәсең.

Тимер юл хезмәтенә килгән кеше, гадәттә, һөнәрен гомерлек итеп сайлый. Биредә яшьләргә карьера ясау мөмкинлеге дә зур, социаль гарантияләр дә кызыктырырлык. Соңгы вакытта районда чыгарылыш сыйныф укучыларының тимерьюлчы һөнәре белән кызыксынулары арту шул турыда сөйли. Мәктәптә укыганда ук тимер юл оешмаларына экскурсияләр оештырыла, балалар шулай ук әлеге һөнәргә әзерләүче уку йортларында булалар. Биредә хезмәт юлын башлаганнар армиядән дә тимер юлга әйләнеп кайталар.

Әле күптән түгел генә локомотивта машинист ярдәмчесе булып эшли башлаган Марат Рәҗәпов та мәктәптә укыганда ук тимер юл хезмәтенә барырга уйлаган. Бу карарында, мөгаен, тимер юл станциясендә туып-үсүе, әлеге тармакта эшләүчеләр белән даими аралашып торуы зур роль уйнагандыр. Алай гына да түгел, әбисе Миңненур шушы станцияне төзүдә катнашкан, аннары 12 ел вагоннар караучы булып эшләгән, әнисе Рушания тимер юлда диспетчер, бертуган абыйсы Руслан 2011 елдан машинист ярдәмчесе булып эшли. Марат та Круглое Поле мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач Бөгелмә шәһәренә шушы һөнәргә өйрәтүче колледжга юл тота. Аннан егет машинист ярдәмчесе - өченче дәрәҗә слесарь һөнәрен алып чыга. Укуны тәмамлагач та бирегә эшкә кайта.

Беренче мәртәбә узган ел ноябрь аенда практика вакытында локомотив кабинасына утырып карый Марат. Нык ошый аңа. Ә хәзер инде практикант кына түгел, чын машинист ярдәмчесе буларак эшкә чыга ул. Ярдәмче хезмәтен тимерьюлчылар машинистның күзләре һәм колаклары дип атыйлар. Чөнки ул машинистка кадәр үк барысын да күреп өлгерергә, контрольдә тотарга тиеш. «Киләчәктә белемемне арттырып, машинист булырга телим. Әлбәттә, бу һөнәргә лаеклы була алсам», - ди Марат үзе.

Тимерьюлчылар бәйрәмендә Марат Рәҗәповны, яшь белгеч буларак, махсус атап үттеләр. Сәхнәгә чакырып, район башлыгы аңа үз бүләген дә тапшырды, хезмәт юлында уңышлар юрады, киләчәктә карьера баскычында югары күтәрелүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев