Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр эчеп руль артына утыра

Республика территориясендә, шул исәптән Тукай районы юлларында да, эчкән килеш руль артына утыру очраклары кимеми. Исерек килеш машина йөртү аркасында чыккан һәлакәтләр дә күп. Юл хәрәкәте иминлеген саклау инспекторлары эчү дигән афәткә каршы журналистлар белән бергәләп көрәшергә карар иттеләр. Хәзер хокук бозган машина йөртүчеләрне хөкем итү процессында журналистлар да катнаша. Кагыйдә үтәмәгәннәрнең фотолары, шулай итеп, газета битләрендә, социаль челтәрләрдә дә урын ала.

13 август көнне Тукай районы судында өч кешегә карата хөкем карары чыгарылды. Суд каршына Чаллы шәһәреннән Таҗиев, Бәширов һәм Хәбиров фамилияле ир-атлар басты. Аларның барысы да 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Хокук саклау органнары вәкилләренең әйтүенчә, соңгы арада руль артына исерек килеш утыручылар арасында яшьләр күп икән. Бүген хөкемгә тартылган И. Хәбировка да нибары 20 яшь кенә. Машина йөртүгә хокук бирүче таныклыкны да моннан ике ел элек кенә алган. «Эх, кай арада эчеп рульгә утырырга өлгердегез соң әле?..» – дип тәэсирләрен яшерә алмады ул көнне судья үзе дә. Егетне ЮХИДИ инспекторлары 19 июнь көнне Яр Чаллы – Сарман трассасында туктатканнар. «Эчкән килеш машинага утыруыма бик үкенәм, – ди егет. – Рульгә утырасы булганда кичтән сыра да эчәргә ярамый икән. Кызганычка, мин дә шулай иткән идем шул... Киләчәккә акыл булыр инде». Егет техник колледжны тәмамлаган, хәрби хезмәткә барырга, аннары югары белем алырга планлаштырган. Армиягә дә барыр, белемен дә алыр анысы, ләкин бүгенге хәл генә биографиясендә бер кара тап булып калыр. Сыра гына эчкәнсеңме, көчлерәк алкоголь куллангансыңмы – суд карары катгый: кагыйдә бозгансың икән, син җавап бирергә тиеш.

Чаллыда яшәүче Таҗиевны исә инспекторлар 7 июль көнне кичке сәгать 8 тулгач Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасында туктатканнар.  Судта ул да үзенең гаебен таныды.

Шул ук көнне суд утырышына чакырылган Бәшировка исә 59 яшь. Ул 19 июль көнне кичке сәгать 9 тулгач тоткарланган.

***

Язманы басмага әзерләгәндә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 15 август көнне Яр Чаллы – «Дубки» ял базасы юлында Лада Гранта автомобилендә хәрәкәт итүче 27 яшьлек ир-атны туктатулары турында хәбәр итте. Урында алкотестер белән тикшергәндә нәтиҗә 0.371 мг/л күрсәтә. Ләкин йөртүче әлеге нәтиҗә белән риза булмый. Аны медицина тикшерүенә җибәрәләр. Ләкин ир-ат тикшерү үтүдән баш тарта. Аңа бу гамәле өчен дә җавап тотарга туры киләчәк. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе нигезендә, хокук бозуның мондый төре өчен 30 мең штраф салына һәм ул ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. 

/ Лариса Васильева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев