Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр иҗтимагый палатасына сайлаулар Тукай районы хакимиятендә узачак

Иртәгә, 12 апрель көнне, иртәнге сәгать 10да, Тукай муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр иҗтимагый палатасына сайлаулар узачак.

«ПолитЗавод - 2014» дип аталган олы проект яшьләргә Татарстан Республикасы сәясәтендә турыдан-туры катнашырга ярдәм итәчәк. Безнең районнан республика дәүләт палатасына 5 кеше дәгъва итә, алар рәтендә: Гөлназ Зарипова (Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры), Юрий Васильев (Мәләкәс урта мәктәбенең тарих укытучысы), Алмаз Адилов (Круглое Поле поселогы мәктәбенең инглиз теле укытучысы), Венера Иванова (Яңа поселогы мәктәбенең тарих укытучысы) һәм Гөлүзә Лотфуллина (Бәтке урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы). Сайлаулардан тулы репортажны газетаның чәршәмбе санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев