Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшьлек авазы» 

Иске Гәрдәле мәдәният йортында «Яшьлек авазы» дигән музыкаль кичә узды. Ул авылыбызның ихтирамга лаек кешесе Әнисә апа Хаҗинаның юбилеена багышланган иде.

Сәхнә матур итеп бизәлгән. Әнисә апа минем укытучым да иде. Аннан соң район, шәhәр хакимиятләрендә эшләде. Ялгызы бер кыз үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарды. 
Кичә Әнисә апаның яшьлек җырлары белән башланды. Шулкадәр моңлы итеп башкарды ул аларны. «Күңел» радиосының котлавы булды. Җыр белән бергә Әнисә апа шигырьләрен дә укыды. Тирән эчтәлекле, мәгънәле иде алар. 
Мәдәният йорты директоры Гүзәлия Попова юбилярга район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Эшмәкәр Равил Төхбәтуллин аңа үз бүләген hәм чигеп эшләнгән калфакларны hәм аны хөрмәт итеп кичәгә килгән авылдашларының бүләкләрен тапшырды. Гөлсәрия Самойлова шигыре белән юбилярны котлады. Әнисә апага сәламәтлек, озын гомер, уңышлар hәм шулай актив булуын теләделәр. 
Соңыннан Әнисә апа бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да олы рәхмәтләрен белдерде. Кичә бик күңелле узды. 

Гөлфирә, Гаяз МӨБАРӘКШИННАР.
Иске Гәрдәле авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X