Яшим дип җиң сызганып яшәгән кешегә авылда шөгыль җитәрлек
Районда авыл җыеннары үткәрү, анда башкарылган эшләр, көнүзәк мәсьәләләр, хәл итәсе проблемалар турында халык белән уртага салып сөйләшү гадәткә керде. Быел да, шул традицияне дәвам иттереп, берләштерелгән җыеннар үткәрелә башлады. Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының әнә шундый җыены күңелле мизгелләр белән башланып китте. Сәхнә түренә 55 ел бергә матур, тату...
Районда авыл җыеннары үткәрү, анда башкарылган эшләр, көнүзәк мәсьәләләр, хәл итәсе проблемалар турында халык белән уртага салып сөйләшү гадәткә керде. Быел да, шул традицияне дәвам иттереп, берләштерелгән җыеннар үткәрелә башлады.
Биклән, Мәләкәс һәм Иштирәк авылларының әнә шундый җыены күңелле мизгелләр белән башланып китте. Сәхнә түренә 55 ел бергә матур, тату гомер иткән парны - Бакчасарай авылында яшәүче Венера белән Рафис Фәрхетдиновларны чакырдылар. Район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев аларны ихлас күңелдән бу юбилейлары белән тәбрикләде. Аннары район башлыгы яшәеш-көнкүреш, авылларның киләчәгенә кагылган мәсьәләләр, бүгенге көнгә районның социаль-икътисади халәте һәм башка көнүзәк мәсьәләләргә тукталды.
- Бүгенге көндә районның икътисадын, халыкның тормыш-көнкүрешен начар димәс идем. Тырышкан, яшим дип җиң сызганып яшәгән кешегә авыл җирендә эше дә, ашы да бар. Бүгенге көндә табигать шартлары тудырган кыенлыкларга карамастан, урып-җыю эшләре яхшы гына бара. Уңыш гектарыннан елына күрә әйбәт. Югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. Республикада җитештерелә торган итнең 54 процентын безнең район бирә. Бу «Кама Бекон», «Чаллы Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рентабльле эшләүләре нәтиҗәсе. Тик, кызганыч, ишле көтү чыккан авыл җирлекләрендә мәгезле эре терлекләр саны елдан-ел кими бара, - диде Васил Гариф улы. Ул шулай ук бәйнә-бәйнә торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, юл-транспорт, эшмәкәрлек, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге проблемаларга тукталды. Бу юнәлешләрдә районда алып барыла торган эшләр белән таныштырды.
- Биклән үзешчән сәнгатьне үстерү буенча гел алда булды. Шуңа күрә халык бик теләп йөри торган мәдәният йортын төзекләндерергә кирәк. Дөрес, бу бик күп чыгымнар сорый, әмма халыкның ялын оештыру да мөһим мәсьәләләрнең берсе, - диде Васил Хаҗиев.
Җитәкченең бу өметле теләген хуплагандай, сәхнәгә дәррәү Бикләннең «Хәтфә» фольклор ансамбле чыкты. Берсеннән-берсе матур элеккеге җырларны тыңлап ял да итте халык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 13:30Кенәздә патриотик акция узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Без- янәшәбездә яшәүче кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтлибез, хәлләрен белешәбез. Ватаныбыз чакыруы буенча үз хәрби бурычларын үтәп, көрәшеп, төрле бәрелешләрдә катнашкан батыр ир-егетләребез белән гоурланабыз. Кенәз авыл җирлегендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.7300
-
5 июль 2022 - 12:28Очынып йөргән чаклар Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мода белән кызыксынам. Искиткеч матур киемнәрне күреп сокланам, озаклап карап торам. Элек мондый күлмәкләр булсамы?! Заманына карата без дә соңгы мода белән киенергә тырыштык. Укыган кызлар буларак, авылга яңа моданы без “алып кайттык”. Хәзер дә күбесе сандыкларда саклана, оныкларым киеп карыйлар, көзге алдында бөтереләләр. Күлмәкләр 8-12 клинле, җепне чалыштырып чигелгән кофталар...6000
-
5 июль 2022 - 12:26Балалар музейга килделәр Кенәз авыл җирлегендә җәйге каникуллар вакытында, балалар “Патриот” сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар. Алар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Балаларга якташларыбызның Ватанны ничек яклавы, фронтка сугыш вакытында ничек ярдәм итүләре турындагы хикәятләр бик ошады. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларның фотопортретлары белән якыннан таныштылар, сугыш ветераннарына бирелгән орден, медальләр аларда кызыксыну уятты.4700
-
5 июль 2022 - 11:41Туган авылым чишмәләре Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын эчеп хәл алабыз.5000
-
5 июль 2022 - 11:37Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.5500
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.17000
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.9500
-
4 июль 2022 - 15:03Инвалидлыкны яңача билгелиләр 2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.7600
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.8100
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.30000
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30901
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36600
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаекТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.13700
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаек Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.13700
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.9500
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика