Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел чыршы, кил безгә кунак булып!

Яңа 2021 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калды. Район җирлегендә бәйрәмне күтәренке рухта каршылау өчен эш тулы куәтенә җәелдерелгән. Авыл җирлекләрендә чыршылар бизиләр, бүләкләр, тамаша программалары әзерлиләр...

Иске Дөреш авыл җирлегендә дә Яңа елны матур итеп бәйрәм итү өчен әзерлек бара. Авыл мәдәният йорты каршына куелган биш-алты метр биеклектәге төп чыршы күркәм итеп бизәлә. Ел буе балалар сагынып көткән чыршы каршында салкын ел фасылының һәм Яңа елның хуҗалары – Кыш Бабай белән Кар Кызы матур «киемнәрен киеп», бәйрәм киләсен белдереп торачак. 2021 ел символы – Үгез. Юеш карны катырып ясалган үгез сыны да ерактан ук җәлеп итеп тора. Елгадан кисеп алынган боздан ясалган әкият һәм мультфильм геройлары да чыршы тирәли әйлән-бәйлән «уйныйлар». 
Авыл халкын, бигрәк тә балалар күңелен табар өчен кемнәр тырышкан соң? Авыл мәдәният йорты директоры Янирә Әминова, китапханә мөдире Гөлфая Гыйльманова, мәктәп директоры Нәвбахор Андарҗанованың куллары алтын икән. Алар салкын кар һәм бозны шул рәвешле терелтәләр икән, ул сыннар тере җәнлекләргә охшап торалар!
Иске Дөреш авылында куелган Яңа ел чыршысы һәм аның янәшәсендәге күп кенә персонажлар Яңа ел бәйрәменең күрке булыр, халыкның күңелен күтәрер. 

/ Фото Иске Дөреш авыл җирлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев