Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының яшь инспекторлары үз осталыкларын күрсәтте

Түбән Суыксу урта мәктәбе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең муниципаль этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырылган әлеге бәйге, гадәттәгечә, район буенча ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлекләре тарафыннан уздырылды.

«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсын район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Шамил Ганиев һәм район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев ачып җибәрде.

Бәйгедә районның төрле мәктәпләреннән килгән 21 команда, шул исәптән 84 яшь велосипедчы призлы урыннар өчен «көрәште». Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары районның һәр мәктәбендә дә эшли. Бәйгедә катнашкан командалар «Куркынычсыз тәгәрмәч»нең өч «тукталыш»ын үтеп, үзләрен өч төрле ярышта сынап карадылар. Иң мавыктыргычы «Велосипед белән фигуралы йөрү» бәйгесе булгандыр, мөгаен. Әлеге этапта яшүсмерләр ике тәгәрмәчле транспортта оста итеп йөрүләрен күрсәттеләр. Агитацион бригадалар конкурсы да бик җанлы, истә калырлык итеп узды. Монда командалар юл йөрү хәрәкәтенең иминлеген чагылдырган кыска да, аңлаешлы да, кызыклы да өч минутлык тамаша күрсәтергә тиеш иде. Әйтергә кирәк, юл йөрү хәрәкәтенең нәни катнашучылары үзләрен чын артистлар итеп күрсәтә алдылар.

«Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе ахырында команда нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. Беренчелекне Түбән Суыксу урта мәктәбе укучылары яулады. Икенче урында - Мус. Завод, өченчедә - Новотроицкое урта мәктәбе укучылары. Күп кенә яшүсмерләр аерым номинацияләр буенча да бүләкләнде. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

P.S. «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйсеннән күбрәк фотоларны һәм видеоны безнең «Вконтакте» социаль челтәрдәге рәсми төркемнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев