Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ярыш»та халыкка пай өчен бодай бирә башладылар

Икмәк булса, җыр да була. Еш кабатлана торган гади генә бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Кем-кем авыл кешесе аның асылын яхшы белә. Авыл башында гына игеннәрнең диңгездәй чайкалып утыруы, комбайннар гөрелтесе, урамнан ашлык төялгән машиналарның ындыр табагына ашыгуы күңелгә шатлык бирә торган манзарадыр.

Күзкәй авыл игенчеләре уракка төште, җәй авыр килде, уракны шөбһәләнебрәк көттек: куелган хезмәт үзен аклармы, булганын җыеп алырга хәстәрлек җиткәнме. Әле анда, әле монда игеннәрне боз сугуы, давыл егуы турында да ишетеп торабыз, Ходай сакласын дип теләдек. Ындыр табагына гәрәбәдәй эре көзге бодай кайта башлагач, халык җиңел сулап куйды. Ул гына да түгел, шул бодайны пай җире өчен халыкка бирәләр икән дигән хәбәр дә, кем әйтмешли, яшен тизлегедәй таралды. Иртәнге сәгатьләрдә үк ындыр табагы кырмыска оясын хәтерләтә иде: бер-берсенә булыша-булыша капчык тутыралар, күңелләр шат. Әледән-әле төрле техника килеп туктый. Алагаем зур үлчәүгә төялгән капчыклар артыннан бодай җибәреп торучы ындыр табагы мөдире Илгизә Нуруллина күренми дә. Каникулларында ындыр табагына булышырга килгән яшүсмерләргә дә эш җитәрлек: көшелләрне себереп торалар, капчык тутырышалар, үлчәүгә илтешәләр. Кыскасы, күңелле бер тамаша хөкем сөрә. Чын ашлык бәйрәменә әверелде ул. Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаю. Ни әйтсәң дә, авыл җирендә ишек алдына ашлык төялгән олау кайтып керү муллык билгесе дә бит әле ул. Игенчеләрнең маңгай тире белән сугарылган муллык. Бәрәкәте булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев