Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярты гасыр бергә

Иске Теләнче авылыннан Назыйм абый һәм Нәгыймә апа Садыйковлар 50 елдан артык бергә иңгә-иң куеп гомер итәләр. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, игелек учагы. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап яшәгәндә генә ул бербөтен була. Садыйковлар әнә шулай матур яшәүче пар. 

Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки икесе дә сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмаган-сыгылмаганнар алар.
 Назыйм абый һәм Нәгыймә апа Садыйковлар икесе дә Иске Теләнче авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үсәләр. Башлангыч белемне туган авылларының башлангыч мәктәбендә алалар. 
Иске Дөреш мәктәбендә җиде классны тәмамлаганнан соң, гаилә башлыгы Назыйм абыйга башка уку мөмкинлеге булмый. Ул 1957 елда элеккеге «Яңа алым» колхозында терлекче булып эшли башлый. Аннары,  елларда армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, комсомол юлламасы белән Түбән Кама шәһәренә юл ала һәм төзелештә эшли. Ләкин, авылда туып-үскән егетне туган яклары тарта һәм ул Теләнче Тамак авылы сельхозтехникасына кайта. Биредә бер ел эшләгәннән соң, тырыш, эшкә булган егетне туган авылы Иске Теләнчегә бригадир итеп билгелиләр һәм ул егерме ел буе әлеге вазифаны намус белән башкара. Соңрак Назыйм абый терлекчелек комплексында механик, терлекче булып эшли. Ялны белми, вакыт белән исәпләшми, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Аның тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул 1970 елда СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Бронза медале, 1974 елда Татарстан Республикасы Министрлар Советының Социалистик ярышта җиңүче медальләре белән бүләкләнә. 1971 елда рәсеме районның Почет тактасына кертелә.
 Нәгыймә апа гаиләдә өченче бала була. Ул Яңа Бүләк авылында урта мәктәпне бетергәч, Алабуга шәһәренә ветеринарлар әзерләү курсларына укырга керә. Туган авылында ветсанитар булып хезмәт юлын башлый. 
 Чая, җор телле, сәнгатькә гашыйк Нәгыймә апа һәм Назыйм абый ул елларда еш кына авыл сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. 
– «Уеннан уймак» спектаклен сәхнәләштергәннән соң юри генә Нәгыймәне озата кайттым. Бу озатулар ешаеп китте һәм бер елдан соң без матур гына гаилә корып яши башладык, – дип сөйли Назыйм абый, кавышу көннәрен искә алып.
– Көзнең яңгырлы, үзенчә матур бер көнендә, ат белән барып, Иске Дөреш авыл советында язылышып кайттык. Туганнар белән бергә җыелышып кечкенә генә мәҗлес уздырдык. Мин гаҗәеп тату, бердәм гаиләгә килен булып төштем. Назыймның гаиләсе, туганнары, әти-әнисе мине үз кызлары кебек якын итеп каршы алдылар, – дип зур горурлык белән искә ала Нәгыймә апа.
Яшь гаиләнең тормышлары әкрен генә үз юлы белән тәгәри, әти-әнине сөендереп, бер-бер артлы дүрт кызлары һәм бер уллары дөньяга килә. Биш балага гомер биргән Назыйм абый һәм Нәгыймә апа бүген 16 оныкны сөя. Әби, бабай дип өзелеп торучы оныклары – аларның бәхете, шатлыклары.
 Казан шәһәренең Россия Ислам университетында дини белем алган Назыйм абый тирә-як авылларда гына түгел, күрше шәһәрләрдә дә дини йолаларыбызны да башкара. Яшь парларга никах укый, сабыйларга исем куша, мәрхүмнәрне соңгы юлга озата. 
 Һәм тагын  бер матур шөгыльләре – Назыйм абый да, Нәгыймә апа да шигырьләр иҗат итәләр, газета-журналларга даими рәвештә мәкаләләр язып торалар. 
Зөлфия Мингалиева.
Яңа Бүләк авылы.

 / Фото Садыйковларның гаилә архивыннан.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев