Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәдә район җитештерүчеләренең товарларына ихтыяҗ зур

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар һәр шимбә-якшәмбедә иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр эшли. Безнең район җитештерүчеләре, нигездә, Сарман трактында сәүдә итә. Узган якшәмбе көнне дә ярминкәдә сату-алу гөрләп барды. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина әлеге чарага күзәтү ясады. Бәяләргә...

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар һәр шимбә-якшәмбедә иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр эшли. Безнең район җитештерүчеләре, нигездә, Сарман трактында сәүдә итә. Узган якшәмбе көнне дә ярминкәдә сату-алу гөрләп барды. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина әлеге чарага күзәтү ясады.
Бәяләргә килгәндә, сыер итенең килограммы - 190, дуңгыз ите 230 сумнан башлап, суган - 12, кишер, аш чөгендере 15әр сумнан сатылды. Ярминкәдә агросәнәгать предприятиеләре дә, шәхси хуҗалыклар да актив катнашты. Мәсәлән, «Гигант» хуҗалыгы ит, бал, бөртекле-борчаклы культуралар сатты, «Ярыш» шулай ук ит һәм бөртекле культуралар белән чыккан иде, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгы килограммын 10 сумнан бәрәңге алып килгән, «Алмаз» - ит, «Тукай азык-төлек корпорациясе» тары, солы, бодай, борчак кебек культуралар белән сәүдә итте. «ПРОСТО МОЛОКО» 20ләп төр сөт ризыгы, Икмәк продуктлары комбинаты пакетларга салынган төрле ярмалар сатты, 50 килограммлы капчыкта ак онны 770 сумнан тәкъдим итте. «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенең тавык итен килограммын 119 сумнан алырга була иде.
Шәхси хуҗалыклардан Түбән Суыксу җирлеге җитештерүчеләре аеруча актив булды. «Касакин» фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт продуктларын халык, һәрвакыттагыча, чират торып алып бетерде. Киләсе ярминкә 18-19 октябрьдә үтәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X