Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярамаган урында каршы юнәлештәге юлга чыгу – иң куркыныч маневр

Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгу аркасында була. Нигездә, шундый аварияләрдә кеше гомерләре өзелә, җәрәхәтләр алына. Алда барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге юлга чыгу бик куркыныч маневр. Машина йөртүчеләр каршыга килүче автомобиль белән ике араны күп вакытта дөрес исәпләми. Җитмәсә, узу вакытында тизлекне арттырырга...

Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгу аркасында була. Нигездә, шундый аварияләрдә кеше гомерләре өзелә, җәрәхәтләр алына. Алда барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге юлга чыгу бик куркыныч маневр. Машина йөртүчеләр каршыга килүче автомобиль белән ике араны күп вакытта дөрес исәпләми. Җитмәсә, узу вакытында тизлекне арттырырга туры килә. Юл хәрәкәте чикләүләренә игътибар итмәү транспорт белән идарә итүне югалтуга китерә.

Каршы юнәлештәге хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга кагыйдәне бозып чыгучылар, КоАПның 12.15 маддәсе 4 өлеше нигезендә, 5 мең сум штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Фото severpost.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев