Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яр Чаллыда «Планета Одежда Обувь» гипермаркеты ачылды

21 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт тракты, 38А йортында урнашкан («Заря» сәүдә итү үзәге) олы, искитмәле бай «Планета Одежда Обувь» гипермаркеты үз ишекләрен ачып җибәрде. Чыннан да, анда керү белән башың әйләнеп киткәндәй була. Шул кадәр киң ассортименттан үзеңне «исергәндәй» хис итәсең. Рәт-рәт буенча йөри-йөри үзеңә тиешле бар әйберне...

Шуны да әйтергә кирәк: гипермаркет ачылган көнне монда хәйрия акциясе дә уздырылды. Социаль яктан мохтаҗ һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар билгеләнгән бер суммага үзләренә кирәк-яраклар җыеп йөрде һәм «Планета Одежда Обувь» гипермаркеты хуҗалары аларны яшүсмерләргә бүләк итеп бирде. Бу акциядә 30 тукайлы да катнашты.

Ачылган көнне сатып алучылар өчен чын мәгънәсендә шоу оештырылган иде. Ясалма сәхнә түрендә матур-матур зәвыклы киемнәр һәм маскалар кигән артистлар төрле-төрле пируэтлар ясап биеде. Ә кызыклы һәм һәрвакыт шаян шамакай кечкенә сатып алучылар янында бөтерелде, алар белән мавыктыргыч уеннар уйнады. Моннан тыш рус, татар халык биюләрен дә олы осталык белән башкаручы артистлар бар иде. Күңелле тамашаны Яр Чаллы шәһәренең популяр алып баручысы Венечка алып барды. Әле бит гипермаркет хуҗалары моның белән генә чикләнмәгәннәр! «Планета Одежда Обувь» кибетендә 3000 сумга товар сатып алсагыз, сез автомат рәвештә суперприз - LADA Granta автомобиле ота алачаксыз. Моның өчен 21 апрельдән 15 майга кадәр әлеге зур кибеттә үзегезгә кирәкле әйбер сатып алырга зарури. Аннары сатучылар чекны махсус теркәү өстәлендә теркиләр һәм сезгә уйнату булган көнне генә көтәсе кала. Суперприздан кала, сез тагын туңдыргыч, телевизор һәм башка кыйммәтле бүләкләр ота алачаксыз. Призларны уйнату Яр Чаллы шәһәре, Әлмәт тракты, 38А йортында урнашкан «Заря» сәүдә итү үзәгендә 15 майда 17.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Чыннан да бик кызыктыра торган акция бит бу, дуслар! Сез дә катнашырга, призлар отарга ашыгыгыз!

Төрле товар белән шыплап тутырылган рәтләр буенча йөргәндә, без дә кайбер кешеләрдән сораштыру үткәрдек. Алар, әйбер сайлаган арада, бер-ике сорауга җавап бирергә ризалаштылар.

Светлана, 38 яшь:
«Әлбәттә акциядә катнашам. Мондый мөмкинчелекне бер дә кулдан ычкындырырга ярамый. Миңа андый төр уйнатуларда бәхет инде елмайганы бар. Бу юлы да катнашып карыйм әле. Ә бүген үземә язга сапогига дип кенә килгән идем, улым белән кызыма да кроссовки белән түфли, шулай ук матур, зәвык белән эшләнгән сумка һәм искиткеч гүзәл күлмәк сатып алдым».
Алексей, 59 яшь:
«Мин монда якын-тирәдә генә торам. Автобус белән бары тик ике тукталыш барасы. Кибетнең моның кадәр зур икәнен күз алдына да китермәгән идем. Нәрсә генә юк бит! Үземә язга куртка кирәк иде. Ул курткаларның да 100 төрле моделе бар. Сатучылары булышырга әзер торалар, шунысы сөендерә. Әйбер алмыйча һич китеп булмый».
Вәлиуллиннар гаиләсе:
«Гипермаркет ачылу турында телевизордан ишетеп килдек. Шундый киң ассортимент, җаның ни тели - шуны сатып алып була. Акчаң гына булсын. Үзебезгә менә җәйгә дип аяк киемнәре алдык. Әле кибет буенча йөрибез, кирәкле әйберләребез күп безнең».
Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев