Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллы хастаханәсендә дәваланучы балаларга кунакка чып-чын Степашка, Хрюша һәм Каркуша килде

Бүген Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә "Күз яшьләрсез дөнья" хәйрия акциясе узды. Хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә бәясе бер миллион ярым сумлык ясалма сулыш алу аппараты тапшырылды. Ә хәзерге вакытта медицина үзәгендә дәвалану курсы узучы балаларга "Тыныч йокы, нәниләр" тапшыруы геройлары Степашка, Хрюша һәм Каркуша килде. Алар нәниләр...

Бүген Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә "Күз яшьләрсез дөнья" хәйрия акциясе узды. Хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә бәясе бер миллион ярым сумлык ясалма сулыш алу аппараты тапшырылды. Ә хәзерге вакытта медицина үзәгендә дәвалану курсы узучы балаларга "Тыныч йокы, нәниләр" тапшыруы геройлары Степашка, Хрюша һәм Каркуша килде. Алар нәниләр белән нәкъ тапшырудагыча чып-чын үзләренең тавышлары белән аралашты, уеннар уйнады, җырлады. Шулай ук клоуннар һәм пират та, төрле конкурслар үткәреп, балаларга бүләк таратты.

Балалар белән очрашуга "Ефәк юлы" раллисы җиңүчесе , "Дакар 2017" раллисының көмеш призеры, "КАМАЗ-мастер" командасы пилоты Дмитрий Сотников та килде. Сорауларга дөрес җавап биргән балаларга спортсмен махсус бүләкләр тапшырды.

Кызыклы, уен-көлкеле тамаша ахырында һәр балага инде 14 ел эшләп килүче "Күз яшьләрсез дөнья" хәйриячелек программасыннан бүләкләр тулы сандыклар бирелде. Аның эченә исә иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар тутырылган.

Балалар өчен чара тәмамлангач журналистлар, хастаханә хезмәткәрләре һәм акцияне оештыручылар катнашында матбугат конференциясе узды.

Бу турыда тулырак газета битләреннән һәм сайтыбызның алдагы сәхифәләрендә укырсыз.

Тулы фоторепортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев