Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңгыр ява дип, хуҗалыкларда эш туктамый

Үткән атна авыл хезмәтчәннәре өчен яңгырлы булды. Шул вакыт эчендә җиргә барлыгы 27 миллиметр артык явым төште. Ай башыннан исә ул 56 миллиметрга җитте. Шуңа да карамастан, хуҗалыкларда эш туктамый. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, бу атна дүшәмбесенә хуҗалыкларда 9 мең 600 тонна -...

Үткән атна авыл хезмәтчәннәре өчен яңгырлы булды. Шул вакыт эчендә җиргә барлыгы 27 миллиметр артык явым төште. Ай башыннан исә ул 56 миллиметрга җитте. Шуңа да карамастан, хуҗалыкларда эш туктамый. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, бу атна дүшәмбесенә хуҗалыкларда 9 мең 600 тонна - печән, 38 мең тонна сенаж әзерләнгән. Җәмгысы 16 мең 654 тонна яки бер шартлы терлеккә 12,15 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Июнь башында күпьеллык үләннәрнең беренче уңышын алган хуҗалыкларда һәм фермерларда икенче тапкыр чабуга үлән куе булып үскән. Шулай ук берьеллык үләннәр дә өлгергән. Хуҗалыкларның бер өлеше берьеллык үләнне сенажга салу эшен башлап җибәрде.
Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, сөтчелек тармагына да игътибар кимеми. 13 июльгә район буенча бер сыердан 14,6 литр сөт савып алына.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалыклар сөт ризыклары

2
X