Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, 25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда урман тирәли сөрелгән полосалар яңартылачак, Эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарда патруль хезмәте эшләячәк, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә вакытлыча постлар оештырылачак, урманнарга керү юлында өстәмә шлагбаумнар көйләнәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм...

Башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә, 25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда урман тирәли сөрелгән полосалар яңартылачак, Эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарда патруль хезмәте эшләячәк, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә вакытлыча постлар оештырылачак, урманнарга керү юлында өстәмә шлагбаумнар көйләнәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә кипкән үләннәрне яндыруга каршы чаралар күреләчәк, янгын куркынычсызлыгы чаралары, ут чыккан очракта аны сүндерү җиһазлары, су белән тәэмин ителеш тагын бер кат барланачак. 30 апрельдә мәктәпләрдә "Тормыш иминлеге нигезләре" дигән темага ачык дәресләр үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы