Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Сарайлыдан Хәлилә апаны да 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче Хәлилә Мингалиевага да 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова килде. Хәлилә Галалетдин кызы авыр сугыш елларын үтеп, лаеклы рәвештә бүгенге көнгә килеп җиткән,...

Яңа Сарайлы авылында гомер итүче Хәлилә Мингалиевага да 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Кадрия Госманова килде.

Хәлилә Галалетдин кызы авыр сугыш елларын үтеп, лаеклы рәвештә бүгенге көнгә килеп җиткән, ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән. Инде балаларының оныклары үсеп килә. Хәлилә апаны алар бервакытта да ялгызын калдырмыйлар, кыш көннәрендә үзләренә Яр Чаллы шәһәренә алып китәләр.

90 яшьлек юбилей көнендә аңа балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары - барысы да изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып, аларны сөендереп яшәвен теләделәр, дип яза Әҗмәкәй авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Гөлнара Хөсәинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев