Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында балалар кино төшерде

2015 ел, Әдәбият елы, безгә күп кенә кызыклы очрашулар, бәйрәмнәр алып килде. Хәзер без яңа елга, Россия киносы елына аяк бастык. Шул уңайдан, Яңа поселогының китапханәсендә балалар катнашында искиткеч матур чара булып үтте.

Чарабыз «Фильм, фильм, фильм...» җырына ясалган слайдлар күрсәтү белән башланып китте. Балалар, кино һәм мультфильмнардан алынган эпизодларны күреп, үзләренең яратып карый торганнарын атадылар. Мин, үз чиратымда, аларга кино сүзенең мәгънәсен аңлаттым, фильм һәм мультфильмнарның ничек барлыкка килүе турында сөйләдем.

Бу көнне без мультфильм һәм әкиятләрнең тылсымлы дөньясына сәяхәт иттек. Балалар «Мультфильм геройларын ата» конкурсында, «Чунга-чанга» викторинасында бик теләп катнаштылар. Тик алар өчен иң кызыклы бирем «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү булды. Балалар үзләре дә бер мәлгә режиссер булып алдылар һәм яңа әкият уйлап чыгардылар. Аннары бергәләп әкиятләрдән явыз персонажларны искә төшердек, «Конек-горбунок», «Лиса Алиса һәм Кот Базилио», «Воздушный шар Незнайки» дигән хәрәкәтле уеннар уйнадык. Бәйрәм азагында балалар, рәсемнәр ясый-ясый, мультфильм карадылар. II сыйныф укучысы Зәринә Шәйдуллина безнең китапханәгә әнисенең портретын бүләк итте.

Әйтергә кирәк, бәйрәмебездә район буенча балигъ булмаганнар белән эшләүче баш инспектор Наил Ямбулатов та катнашты. Ул кызлар-малайларга фильмнар карау буенча яшь ягыннан булган чикләүләр белән таныштырды. Форсаттан файдаланып, без бергәләшеп юл кагыйдәләрен дә искә төшердек.

Балаларның күңеленә аеруча да, бәйрәм уңаеннан оештырылган, битләргә аквагрим ясау чарасы хуш килде. Моның белән бигрәк тә кызлар кызыксынды. Сөмбел Хөсәинова аеруча актив булды. Үзе рәсемнәрен сайлап, бала-чаганың битләрен матур-матур бизәкләр белән бизәде.

Әлеге бәйрәмебезне оештыру - Кино елына багышланган беренче сөенчебез генә. Яңа елның алга таба тагын бик күп идеялар, онытылмаслык мизгелләр һәм яңа очрашулар бүләк итәчәгенә өметләнеп калам, дип хәбәр итә Яңа поселогының китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2016 ел – Россия Федерациясендә кинематография елы