Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга бүләк алып килсәләр – аны сатып алырга туры киләчәк

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында бүләк бирү һәм алуга кагылышлы кайбер чикләүләр турында искәртә. РФ Гражданлык кодексы һәм башка норматив-хокукый актлар дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручыларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, Россия банкы, аерым оешмалар хезмәткәрләренә үзләренең вазифаларына бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында бүләк бирү һәм алуга кагылышлы кайбер чикләүләр турында искәртә.

РФ Гражданлык кодексы һәм башка норматив-хокукый актлар дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручыларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, Россия банкы, аерым оешмалар хезмәткәрләренә үзләренең вазифаларына бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан (законда каралган очраклардан тыш) бүләк алуны тыя.

Законда каралган очракларга исә хезмәт командировкалары, кабул итүләр, очрашулар һәм башка шундый рәсми чаралар керә. Андый очракларда бирелгән бүләкләр федераль, РФ субъекты яки муниципаль милек булып исәпләнә һәм бүләк алган хезмәткәр эшли торган оешмага акт буенча бирелә. Әлеге искәрмәгә кагылышсыз очракларда югарыда телгә алынган затлар бүләкләрдән сатып алып кына файдалана ала.

Бүләк бирүнең законда каралмаган очракларында гражданнар җавапка тартылырга, ә инде бүләк ришвәт буларак бәяләнсә - җинаять җаваплылыгы көтә.

Фото чыганагы :rus-img.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев