Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә республикакүләм иҗат фестивале үтте

Бүген Яңа Бүләк авылында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның музей йорты каршындагы мәйданчыкта "Халык моңы - Илһам" дип аталган республикакүләм халык иҗаты фестивале үтте.

Инде традициягә кереп барган бу чарада Алабуга, Сарман, Әлмәт, Азнакай кебек якын-тирә районнардан килгән фольклор коллективлары тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Район авылларында эшләп килүче коллективларның иҗатлары белән исә килгән кунаклар фестивальнең төп өлеше башланганчы таныша алдылар. Һәр коллектив, һәр җырчы чарага ныклы әзерлек белән килгән иде.

Фестивальдә катнашучыларга, килгән кунакларны ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил, композитор Риф Гатауллин, район башлыгы Васил Хаҗиев, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов котлады. Барлык катнашучылар фестиваль дипломына, рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иќат фестивале традиция