Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган чакыру өчен – штраф

Янгын сүндерүчеләрне чакырту телефоны - кешеләрне һәм милекне саклауда куллана торган иң беренче һәм мөһим чараларның берсе, аны һәрбер кеше белергә тиеш. Вакытында стационар телефоннан 01, кәрәзле телефоннан 101 яисә 112 номерларын җыеп, янгын турында хәбәр бирсәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны бәла-афәттән саклап кала аласыз.

Ләкин янгыннан коткару хезмәткәрләре кайбер очракта ялган чакыруларга да ашыгыч рәвештә чыгарга мәҗбүр. Ялган шалтыратуларны ике төргә бүлеп була. Беренчесе һәм иң еш очрый торганы - төтен чыкканын күрү белән бәйле. Халык янгын башланган дип уйлый һәм янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Әлеге хәбәр килү белән, янгын сүндерүчеләр килеп җитәләр һәм янгын булмаганын ачыклыйлар. Игътибарлы һәм уяу булу комачауламый, сак булырга кирәк, төтен күренсә бу турыда шалтыратып хәбәр итү зыянлы эш түгел, ләкин янгын чыннан да чыкканмы - кат-кат тикшерсәгез, комачау итмәс иде.

Кайвакыт әһәмиятле номерлар шаярту теләге белән җыела. Балалар, үзенә күрә бер кызык табып, янгын сүндерүчеләргә шалтырата һәм килгән хезмәткәрләрнең эшчәнлеген читтән күзәтеп тора. Олы яшьтәге кешеләр дә берәр танышларына карата «үч итү» ниятеннән янгын сүндерүчелерне, коткаручыларны, полиция хезмәткәрләрен чакырткан очраклар булгалый.

Бу «шаярту» өчен бер мең сумнан башлап ун мең сумга кадәр штраф түләү каралган. Әлеге суммага янгын сүндерүче машиналары амортизацияләү хакы һәм тотылган ягулык бәясеннән тыш, ялган чакыру аркасында башка урындагы янгынга барып җитешмәгәнлектән барлыкка килгән зыян хакы да кертелә. РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.13 маддәсе нигезендә, ялганлап янгын сүндерүчеләрне чакырткан очракта 1000-1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. РФ Җинаятьләр кодексынын 207нче маддәсе нигезендә яндыру, шартлату яисә башка төрле хәвеф-хәтәрле гамәлләр турында күрәләтә ялган хәбәр өчен 200 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм башка төр җинаять җаваплылыгы каралган.

Заманча техник кулланмалар телефоннан «шаяртучыларны» бик тиз табарга һәм аларны җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә.

Р. Нәфыйков,
Комсомолец поселогының янгын сүндерү пункты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев