Ял итү базасында йорт янган
Узган атнада ике ял итү базасында янгын чыгу очрагы теркәлде. 14 март көнне төнге сәгатъ тугыз тулганда "Фиеста", икенче көнне, 15 мартта кичке сәгать җиденче унбиш минутта "Наша поляна" базаларында янгын чыгып бер кунак йорт янып бетә, икенчесенә исә ут белән зыян салына. Ике очракта да янгын төзек булмаган мич...
Узган атнада ике ял итү базасында янгын чыгу очрагы теркәлде. 14 март көнне төнге сәгатъ тугыз тулганда "Фиеста", икенче көнне, 15 мартта кичке сәгать җиденче унбиш минутта "Наша поляна" базаларында янгын чыгып бер кунак йорт янып бетә, икенчесенә исә ут белән зыян салына. Ике очракта да янгын төзек булмаган мич аркасында килеп чыккан. Янып беткән һәм янгыннан зыян күргән йортлар һәм милек иминиятләштерелмәгән булган. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк, дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең район буенча өлкән тикшерүчесе Николай Чучалин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев