Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицк мәдәният йортында “Күңелем хисләре” дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Гомер ул серле йомгак кебек, бер сүтелә башласа, очын табармын димә. Яңа Троицк мәдәният йортында өлкәннәр көне атналыгында узган "Күңелем хисләре" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә хакында райондашларым белән уртаклашасым килде. Бу чараның төп кунагы авылда яшәүче, ике китап авторы Асия Хәсәнова булды. Асия Шаһимәрдән кызы Хәсәнова 1936 елның 8...

Гомер ул серле йомгак кебек, бер сүтелә башласа, очын табармын димә. Яңа Троицк мәдәният йортында өлкәннәр көне атналыгында узган "Күңелем хисләре" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә хакында райондашларым белән уртаклашасым килде. Бу чараның төп кунагы авылда яшәүче, ике китап авторы Асия Хәсәнова булды.

Асия Шаһимәрдән кызы Хәсәнова 1936 елның 8 ноябрендә Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. Туган авылында җиде сыйныфны, Иске Ибрай авылында ун сыйныфны тәмамлый. Урта белемле кыз Уралда яшәүче туганнары янына килә. Кияүгә чыга. Бер-бер артлы җиде балалары дөньяга килә. Хәсәновлар гаиләсе 1972 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. 1972-1986 елларда «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятендә эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялда, Яңа Троицк авылында яшәп, иҗат итә. Хезмәткә һәм үз гаиләсенә, бигрәк тә балаларына багышланган гомере эчендә ул «Хезмәт ветераны» медаленә, мактаулы «Ана Даны» билгесенә лаек булган шәхес.

Авылдашыбызның яше сиксәнгә җитсә дә күңеле яшь калган, Асия апа Хәсәнова үзенең хисләрен ак кәгазьгә түгә. Ул язган шигырьләрен, китап итеп бастыра. Аның "Күңелем хисләре", "Сагыну таңнары" дип аталган шигъри китаплары дөнья күргән. Аның шигырьләре халыкчан, укучы күңеленә хуш киләләр, аларда уңай тойгылар гына уяталар.

Әдәби кичә шигырь, җыр белән үрелеп барды. Аны авылыбызда яшәүче Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Роза Хәмидуллина алып барды. Асия апаның шигырьләре көйгә дә салынган, танылган җырчы Сәрия Нәбиуллина тарафыннан башкарылган җырлар ("Саумысыз", "Әнием") тамашачылар күңеленә хуш килде. Каләмдәш дусты Зөлфия Нигманова Асия апа турында эчкерсез сүзләрен ишеттерде: "Аның тормыш юллары бик гыйбрәтле, бик катлаулы булуга карамастан, алар җиде балаларын да матур тәрбия белән, чын кешеләр итеп үстергәннәр. Балаларның һәркайсы бүгенге көндә ата-анага ярдәм итеп торалар, хөрмәт итәләр".

Асия апа горурланып яшәүче ана, иренә тугры гомер юлдашы булды, күпсанлы оныкларына назын тигез бүлүче әби дә. Балалары Аллага шөкер җидесе дә исән саулар. Бүгенге көндә унике онык, унике оныкчыгы бар аның. Кичәнең бизәге булып сәхнәгә балалары, кияүләре күтәрелү булды. Алар әниләренә күңел түрләрендә сакланган иң матур сүзләрен ишеттерделәр. Ә оныкчыгы Азалия әбисенең шигырен барлык халыкка ишеттерде.

Кичә ахырында мәдәният йорты мөдире Наталья Катушенок: матурлыкка омтылып, шул гүзәллекне башкаларга да өләшеп яшәүче шигъри җанлы Асия апа Хәсәнова авылдашларыбыз горурлыгы - дип белдерде. Кичә җылы, мәртәбәле булып узды. Асия апа да авылдашларына булган рәхмәтен шигъри юллар белән аңлатты.

Һаваларның матур зәңгәрлеге

Илһам бирми икән кемнәргә?

Елларның да тыныч, матурларын

Бирче, Ходай, алгы көннәрдә!

Һаваларны кара болыт басып,

Югалтмасын иде зәңгәрен.

Бар халыклар төныч яшәсеннәр,

Белеп җиребезнең кадерен.

Тынычлыкның матур кошкайлары -

Күгәрченнәр оча һавада.

Бар халыклар шат яшәрләр җирдә -

Тик тынычлык булсын дөньяда!..

("Тынычлык көннәренә")

Яңа Троицк авылында тирә-юньдәге кешеләргә җылы сүзен мулдан бүләк итүче ак яулыклы Асия апабыз балаларының бәхетенә, дөньяда тынычлык булуына куанып яши. Күңеленә сабый чактан кереп урын алган матурлыкны, моңны, якты хисләрне югалтмый саклаучы кешеләр булганда, яшисе килү теләге дә арта. Авылдашыбыз, күңел хисләрен шигъри юлларга тезүче Асия апа Хәсәновага игелекле озын гомер, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез, дип яза Яңа Троицк авылыннан Рауза Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев