Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы мәктәбе укытучысы Резедә Мәүҗитова һәм аның укучылары “Ялкын” журналы бәйгесендә җиңгән

2015-2016 нчы уку елы башында республикабызның яшьләр өчен басылып килүче "Ялкын" журналы "Укытучыларның сәләтен ачабыз!" дип аталган бәйге игълан иткән иде. Күптән түгел бу чарага нәтиҗә ясаганнар. "Әлеге ярышта көчләрен сынап карарга теләүче мәктәпләр саны бик күп булды. Сездән килгән хатларны укып, видеоларны карап, куанып утырдык. «Ялкын»лыларның шундый акыллы, белемле...

2015-2016 нчы уку елы башында республикабызның яшьләр өчен басылып килүче "Ялкын" журналы "Укытучыларның сәләтен ачабыз!" дип аталган бәйге игълан иткән иде. Күптән түгел бу чарага нәтиҗә ясаганнар. "Әлеге ярышта көчләрен сынап карарга теләүче мәктәпләр саны бик күп булды. Сездән килгән хатларны укып, видеоларны карап, куанып утырдык. «Ялкын»лыларның шундый акыллы, белемле һәм сәләтле булулары безне чиксез куандырды. Безгә килгән һәрбер хатта сезнең йөрәк җылысы, укытучыларыгызга карата хөрмәт, мәхәббәт сизелә иде" дип яза журналистлар үз сайтында укучыларга мөрәҗәгать итеп. Әлеге конкурста актив катнашучылар бик күп булуын истә тотып, оештыручылар төп җиңүчедән тыш, махсус «Ялкын»лылар мәхәббәте» дигән номинация ясарга булган. Бу номинациягә Татарстан республикасының ике мәктәбе лаек булган. Шуларның берсе - Тукай районы Новый поселогы мәктәбе укучылары, укытучылары - Мәүҗитова Резедә Гайсә кызы.

Безнең районын данын яклаган Резедә ханым : "Мин барлык укучыларыма, әти-әниләремә, туганнарыма, барлык җанатарларыма рәхмәтле",- ди. "Өч көн, өч төн интернет һәм "Ялкын" белән яшәдек. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Интернет безнең көндәлек дустыбызга әйләнеп бара. Интернет киңлекләрендә аралашу өчен әдәпле һәм матур итеп аралашу культурасы белән якыннан танышырга кирәк икәнлеген һәркем белергә, үтәргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек без",- дип үз фикерләре белән уртаклашты ул. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Резедә Мәүҗитованың видеопрезентациясе белән сезне дә таныштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Яңа поселогы мәктәбе укытучысы Резедә Мәүҗитова һәм аның укучылары “Ялкын” журналы бәйгесендә җиңгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев