Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы мәктәбе укучылары ветераннарга кулъяулыклар чиккән (фото)

"Март аенда Бөтендөнья Татар Конгрессы "Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасы белән берлектә "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем" бәйгесен игълан иткән иде.Безнең мәктәп укучылары да бәйгегә теләп кушылды. Технология дәресләрендә укытучыбыз Фәридә Насыйрова белән кулъяулыклар чиктек. Баштан күңелебезгә хуш килгән чәчәкләр, төсле җепләр сайладык һәм эшкә керештек.Кыска гына вакыт аралыгында кулъяулыкларыбыз...

"Март аенда Бөтендөнья Татар Конгрессы "Ак калфак" татар хатын кызлары оешмасы белән берлектә "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем" бәйгесен игълан иткән иде.Безнең мәктәп укучылары да бәйгегә теләп кушылды. Технология дәресләрендә укытучыбыз Фәридә Насыйрова белән кулъяулыклар чиктек. Баштан күңелебезгә хуш килгән чәчәкләр, төсле җепләр сайладык һәм эшкә керештек.Кыска гына вакыт аралыгында кулъяулыкларыбыз әзер булды.Без аларны тыл ветераннарына бүләк итәчәкбез.Кулъяулык алар өчен бик кадерле ядкарь бит. Чөнки алар күз нурларын түгеп сөйгән ярларына кулъяулыклар чиккәннәр. Аларны сугыш кырына озатканнар Әдәбият дәресләрендә кулъяулыкка багышланган җырлар, такмаклар, шигырьләр өйрәндек. Татар халкының онытылып барган уеннарын искә төшердек. Алар арасында " Кулъяулык чигәм" уены да бар икән.Бу уен бик күңелле уен. Сезне дә таныштырып үтәбез.

Тәрәзә ачып сулар сиптем,

Үссен дип гөлләремә.

Әйт әле, Алия, кулъяулык

Чигәсең кемнәреңә?

"Чигү чиккән кыз"

Тәрәз төбем гөл генә,

Исле гөлем бер генә.

Кулъяулыгым уңган, җитез

Беренче килүчегә,- дип җырлый һәм тиз генә кулъяулыкны парлар арасына ташлый. Кем беренче булып кулъяулыкны күтәреп ала, шул уенны дәвам итә."

Бу хатны редакциябезгә Яңа поселогы мәктәбенең 8 класс укучысы Нуретдинова Айгөл юллаган.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев