Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга күп калмады

Тукай районының төп чыршысы Түбән Суыксу авылында куелачак. Аны тантаналы ачу 25 декабрь көнне көтелә. Хәзер районкүләм чыршы бәйрәменә әзерлек бара.

12 метр биеклектәге чыршы авылның иң матур урынында – Нарат-Елга паркы янәшәсендәге мәйданчыкта урнашкан. Бәйрәм тамашалары 600 квадрат метр мәйданны биләячәк. Чыршыны урнаштыру белән җаваплылыгы чикләнгән «Тукайтеплогаз» җәмгыяте шөгыльләнә. Чыршының аскы өлеше металл конструкцияләр белән ныгытыла.
«Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыятенең Тукай районы филиалы эшчеләре боз кисәкләреннән лабиринт төзү белән мәшгуль. Бүгенгә корылманың аскы өлеше төзелгән, стеналарны өя башлаганнар. 
Шакмаклы боз кисәкләрен авыл бүәсеннән моторлы пычкы белән кисеп, чанага салып алып кайталар. Боз бик калын, тыгыз, лабиринт өчен нәкъ менә шундый кирәк тә инде, ди егетләр.
«Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте тау өчен җаваплы. Проект буенча ул 4 метр биеклектә һәм 40 метр озынлыкта булачак. Тауның ян-кырлары боз белән ныгытылачак. Тау янәшәсендә мини-футбол өчен мәйданчык булдырыла. Аны сафка бастыру «Тукай водоканал» җәмгыяте өстендә.
Авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов сүзләренчә, район чыршысын әзерләү чарасында район оешмалары катнаша. Аларга бирелгән бирем – кар сыннары ясау. Ветеринария пунктында хезмәт куючылар терлек сыннарын әзерли, янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәр вәкилен гәүдәләндерә. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе келәмгә бил алышырга чыккан батырлар сыннарын тәкъдим итә. Кыш бабайның сынын – урта мәктәп коллективы, Кар кызын «Ак каен» балалар бакчасы әзерли. Ә мәйданны 1 километр озынлыктагы гирлянда бизәячәк.
Авылның сәүдә үзәкләре, оешма-предприятиеләр, халыкка хезмәт күрсәтү биналары каршында да бизәлеш күзгә ташлана. Кар-боздан төрле җәнлекләр сыннары ясап куелган, төсле утлар балкып тора. Һичшиксез, бу әкияти бер матурлык, бәйрәм рухы һәм күтәренкелек тудыра. Кайткан кунаклар сокланырлык, үзебез канәгать калырлык булсын иде, ди Суыксу авыл жирлеге башлыгы Флүр Ихсанов.
Шунысын да әйтергә кирәк, Тубән Суыксу чыршысы ТР Иҗтимагый палата тарафыннан үткәрелгән республикакүләм бәйгесенә тәкъдим ителә. Аның шартлары буенча, территориянең оригиналь бизәлеше һәм халыкның күңел ачу мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
Шулай ук бәяләү критерийлары буенча, чыршы бизәлешенең сәнгать дәрәҗәсе, яктылыгы исәпләнәчәк. Якындагы территорияне бизәү, ягъни боз шәһәрчекләре, кар сыннары, таулар да игътибарга алына. Бизәлешнең оригинальлеге, үткәрелгән бәйрәм чаралары саны, гомуми тәэсир дә мөһим.
Районның 23 авыл җирлегенә урнаштырылган чыршылар да районкүләм бәйгедә катнашачак. Яңа ел чыршыларының бизәләше, үзенчәлеге, кар сыннары, күңел ачу урыннары булу бәяләү өчен күздә тотылачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X