20 декабрь 2018 яңалыклары
-
Автобус йөртүчеләргә рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре җиде тәртип бозучыны токарлаган
Автоинспекторлар Горький шоссесында машина йөртүчеләрнең документларын һәм автобусларның техник торышын тикшергән.
-
Марат Сафиуллин: Рәсмиләштерелгән үзмәшгуль кешеләрдән касса аппараты таләп ителми
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзмәшгуль кешеләр клиент белән хисапны «Минем салым» кушымтасы аша ясаячак, диде.
-
Татарстан гражданнары пенсиягә чыкканга кадәр биш ел пенсия алды яшендәге булып саналачак
Дәүләт Советы утырышында пенсия алды яшендәге гражданнар категориясе билгеләнгән закон проекты кабул ителде.
-
Яңа елга күп калмады
Тукай районының төп чыршысы Түбән Суыксу авылында куелачак. Аны тантаналы ачу 25 декабрь көнне көтелә. Хәзер районкүләм чыршы бәйрәменә әзерлек бара.
-
"Хәрби дан" музеена экскурсия
17 нче декабрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма "Кенәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында волонтерлар белән берлектә “Хәрби дан” музеена экскурсия оештырдылар.
-
Киләсе елда Россиядә товарлар кыйммәтләнә
Азык-төлек, кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш техникасына да бәя артачак.
-
Табиблар салкында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә
Салкын һава торышы булганда үз рационыңда аксым һәм майлар өлешен арттыру зарур.
-
"Ак Барс" хоккейчылары “Металлург”ка җиңелде
“Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә “Металлург”ка оттырды.
-
Валерий Чулаков: «Марафонга мин дә кушылам!»
Районда инвалидлар декадасы «Изгелек кыл!» хәйрия марафоны белән тәмамланды. Анда инвалидлар җәмгыяте каршында барлыкка килгән фондка акча җыю оештырылды. Марафонда Тукай районы, Чаллы шәһәре хакимиятләре, хуҗалык, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, депутатлар, табиблар, укытучылар, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре, район матбугат коллективы, дин әhелләре катнашты. Алар ярдәме белән әлеге фондка 2 миллион сумнан артык акча җыелды.