Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга аяк басканда

Район халкы 2022 елны зур хезмәт җиңүләре белән каршы ала. Уңышларыбыз күп, һәр тармакта башкарган эшләр заман таләпләренә туры килә, райондашларыбыз мәнфәгатен кайгырта. Иске елны озатканда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән үткәннәргә күз салдык, киләчәккә планнар турында сөйләштек.

– Фаил Мисбахович, 2021 елда корылык булу сәбәпле авыл хуҗалыгы тармагы аеруча кыенлык кичерде. Шулай да тукайлылар сынатмадылар.
– Әйе, җәй коры килү авыл хуҗалыгында табыш алу күләмен киметте. Үлән начар үскәч, печән аз булды, карап торган мал азыгы – кукуруз начар үсте. Чөгендернең дә алдагы еллар белән чагыштырганда уңышы начаррак булды. Хәзер безнең алда бурыч – кышлатуны яхшы гына үткәреп, районда мал санын саклап калу. Үткән еллардан калган азык запасы булу бик ярдәм итә.
Шулай да, сөенечкә, кайбер басуларда яңгыр явып үтте. Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Гигант» хуҗалыгында һәм «Кама» агрофирмасы кырларының бер өлешендә яхшы уңыш чыкты. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача 21 центнер уңыш җыеп, республикада беренче өчлеккә кердек. Район буенча 92 мең тонна ашлык җыйдык.


– Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруда зур эшләр алып барыла. Кеше факторы иң беренче урында кала бирә.
– Безнең өчен бу бик мөһим. Халыкны хезмәт белән тәэмин итү, эш  урыннарын саклап калу – олы бурычыбыз. Авылларда малларны киметмәү өчен барысын да эшлибез. Ит җитештерүдә дуңгызлар санын 301 мең башка җиткерү максатын куйдык. Кошчылыкны да үстерәчәкбез. Районда «Чаллы Бройлер»дан тыш, бу юнәлештә эшләүче өч шәхси предприятие бар. Республикада җитештерелгән кош итенең 36 проценты Тукай районына туры килә. Татарстанда икенче зур шәһәр булган Чаллы халкын сыйфатлы ит белән тәэмин итәбез.


– 2021 ел бөтен җир шарында коронавирус инфекциясенең таралуы белән дә авыр булды. Бу авыру тукайлыларга да югалтулар алып килде.
– Чыннан да, югалтулар булды, ковид беркемне дә аямый. Районда елына 250-300 сабый туса, үлүчеләр 500ләп була иде. Быел исә төрле чирләрдән һәм башка сәбәпләр аркасында 700ләп кешене югалттык. Бу хәл, әлбәттә, икътисадка тәэсир итми калмады. Эштән туктап торулар булды, без шулай да эш урыннарын, хезмәт хакларын саклап калдык. Бу чорда районда эшсезләр саны 800гә җиткән иде, бүгенге көндә 89 гына. Алдагы көндә яңа хезмәт урыннары булдыру планнарыбыз бар. Аллага шөкер, хезмәт урыннары булдыру да, эш өчен түләү дә эзлекле алып барыла.


– Тукай районында эшмәкәрлек өлкәсе нинди үсеш кичерә?
– Районда кече һәм урта эшмәкәрлеккә зур игътибар бирелә. Хезмәтеннән керем алырга омтылучыларга республикада төрле программалар эшләп килә. Эш белән генә түгел, документларны дөрес тутырырга да ярдәм итәргә кирәк. Эшмәкәрләр саны елдан-ел арта. Акча таш астында, менә шул ташны күтәреп, акчаны алырга кирәк. Теләгән кешегә мөмкинлекләр бар.


– Халыкны социаль яктан кайгырту эше дә дәвам итәр дип ышанабыз.
– Социаль юнәлештәге программалар һәрдаим эшли. Социаль объектлар төзелеше киләсе елга да дәвам итәчәк. Безнең район бюджетына 1,5 млрд сум акча керде, ул акча социаль һәм башка программаларны тормышка ашыру өчен тотыла. 


– Фаил Мисбахович, районда киләсе елга яңа мәктәп, балалар бакчасы төзү күздә тотыламы?
– Олы Шилнәдә мәктәп төзү планы бар. Ул 500 урынга исәпләнәчәк. Аның буенча сөйләшүләр алып барабыз. Новотроицкое авылында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы салачакбыз. «Татарстан» совхозы поселогы мәктәбен ремонтлаячакбыз. Бәтке авылы мәктәбен капиталь ремонттан соң ачканда республика президенты килгәч, безнең эшләрне, планнарны хуплады. Ул да безгә ярдәм итәр дип өметләнәбез.


– Халыкны су белән тәэмин итү турында да әйтеп китсәгез иде?
– Тукай районының су кертү буенча үз программасы бар. Белоус поселогына таба суүткәргеч торбалар сузылачак, моның өчен республика программасы кысаларында акча бүленәчәк.


– Халыкны торак белән тәэмин итү хакында да әйтеп үтсәгез иде.
– Без 110 мең квадрат метрдан артык шәхси торак куллануга тапшырылды. Йортлар салгач, яшәү шартларын да булдыру кирәк. Газ кертү, су торбалары сузу, канализация үткәрү, юл салу безнең өстә. Әле аларда социаль объектлар төзү бурычы да тора, мәктәбе, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, кибете кирәк. Кече Шилнә авылында район үзәк дәваханәсенә эшкә килгән табиблар өчен биреләчәк 24 фатирлы йортның нигезе салынып бетте. Анда төзелеш кыш буе дәвам итәчәк. Алдагы көзгә тапшырырбыз дип торабыз.


– «Безнең ишегалды» программасы районда 2022 елда да дәвам итәчәкме?
– Һичшиксез. Былтыр без «Татарстан» совхозы поселогында һәм Бәтке авылында ишегалларын төзекләндердек. Бу максатка 123 млн сум акча тотылды. Киләсе елга әлеге программа нигезендә Новотроицкое, Калмаш авылларында, Яңа поселогында, Кече Шилнәдә төзекләндерү эшләре башланачак. «Татарстан» совхозы поселогында төгәллисе эшләребез бар. Авылларда парклар булдыру эшен дә дәвам итәчәкбез.


– Яңа поселогында районның төп чыршысы урнашкан урын бик матур. Монда да яңарту эшләре булачак дип сөйли халык.
– Яңа поселогы бик матур урында урнашкан. Биредә үзенә күрә бер үзәк барлыкка килде. Чаңгы трассасы, Яңа ел мәйданчыгы бик күркәм. 2022 елда биредә мәдәният йортын да ремонтлап бетерергә ниятлибез. Менә шул биләмәләрне бергә кушып, матур ял зонасы булдырырга уйлыйбыз. Әле анда буа да бар, аны да яңартсак, менә дигән ял урыны булачак!


– Фаил Мисбахович, Яңа елга теләкләрегезне җиткерсәгез иде.
– Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез генә уздырсак иде. Балаларыбызны шатландырып, бүләкләр биреп, чыршы бәйрәмнәренә алып барыйк. Яңа елны якты, ак өметләр белән каршы алабыз. Бу авыр чирләрдән котылырга язсын. Кешеләр сәламәтлекләрен сакласыннар. Барлык планнарыбыз чынга ашсын. Тукай районы территориясе эш урыннары булдыру, җитештерү өлкәсе өчен бик уңайлы. Хәзер Интернет аша сәүдә итү үсә бара. Безнең район аша тимер юл үтә, су юлы ачык, федераль трасса якын, аэропорт безнең территориядә. Шуңа күрә безнең төбәктә эре җитештерү үзәге оештыру теләге бар. Бу бөтенебезгә дә файдага гына эшләячәк. Биредә бик күп эш урыннары да булачак. Мин һәр гаиләне, һәр кешене Яңа ел белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телим. Тукайлыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәм, матур итеп, игелекле эшләр кылып яшик! 
Әңгәмәдәш – Мирһади Разов.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.  

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев