Яңа елда беренче дәрес
Бәйрәм көннәрендә Мәләкәс авылы китапханәсендә «Акварельки» студиясенең күптәннән көтелгән беренче дәресе узды.
Түгәрәккә йөрүчеләрнең күбесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Сынлы сәнгать ул – әйләнә-тирә дөньяны, аның төсләрен һәм рәвешләрен өйрәнү ысулы. Түгәрәккә йөргәндә балалар яшьтәшләре белән аралашалар, башкаларның мөмкинлекләре һәм күзаллаулары белән танышалар. Беренче дәрестә кечкенә рәссамнар кышкы төндә балкып торган фонарь ясадылар. Беренче эш нәтиҗәсенә балалар чын күңелдән шатландылар, киләсе дәреснең кайчан булачагы белән кызыксындылар. Дәрестән барысы да күтәренке кәеф белән таралды, бик канәгать калды.
Лидия Фәртдинова,
китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев