Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә туган тел бәйрәме

Ана телебезне баету, саклау максатыннан һәм халыкара туган тел көне кысаларында Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчасында «И, минем туган телем!» дип аталган күркәм чара уздырдык.

Бәйрәмгә мәдәният хезмәткәрләре дә, балалар да татар халкының милли киемнәреннән килгәннәр иде. Китапханәче нәниләргә туган телебезнең аралашу чарасы булуын, тел ярдәмендә дөньяны танып белүебез, аның байлыгы, матурлыгы, әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләде, үзебезнең ана телебез белән горурланып яшәргә һәм аны сакларга кирәклеге турында аңлатты.
Мәдәният хезмәткәре Нәзир Гыймазетдинов татар халык музыка уен кораллары белән таныштырды. Ул башкарган тальян, курай моңнарын нәниләребез дә, тәрбиячеләр дә зур кызыксыну белән тыңладылар. Бу көнне балалар табышмакларга җаваплар да таптылар, халык мәкальләрен дә искә төшерделәр, татар халык ашлары турында да әйтеп уздылар. «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй», «Йөзек салыш» кебек милли уеннарны яратып уйнадылар. Чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Зөлфия Мингалиева, 
Яңа Бүләк авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев