Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк ветераннары Алабугада экскурсиядә булып кайтты

"Кеше гомере гүя гөрләвек, Берара әкрен, берара шаулап ага! Вакытсыз туктап кына калмасын!..." - дигән ди бер акыл иясе. "Гомерләр ничек үтсә дә , вакытында яшьнәп алу да кирәк!"- дияргә яраталар безнең Яңа Бүләк өлкәннәре.Районыбызда Өлкәннәр декадасы гөрләп узып та китте, өлкәннәребез әле дә сөенеп, зур рәхмәт белән искә алалар...

"Кеше гомере гүя гөрләвек, Берара әкрен, берара шаулап ага! Вакытсыз туктап кына калмасын!..." - дигән ди бер акыл иясе.

"Гомерләр ничек үтсә дә , вакытында яшьнәп алу да кирәк!"- дияргә яраталар безнең Яңа Бүләк өлкәннәре.Районыбызда Өлкәннәр декадасы гөрләп узып та китте, өлкәннәребез әле дә сөенеп, зур рәхмәт белән искә алалар бу бәйрәм көннәрен , рәхәт тормышның кадерен беләләр, шөкер итә беләләр шул алар!

Шул декада көннәренең берсендә безнең җирлек ветераннары үзебезнең ветераннар оешмасы җитәкчесе Самат Рәхимов, фельдшер Наилә Рәхимова инициативасы нигезендә Алабуга шәһәренә сәяхәткә барып кайттылар.Элек колхоздамы, башка өлкәдәме тырышып хезмәт куйган ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз Алабуга туристик зонасының бик күп тарихи урыннарында, атаклы художник Шишкин музеенда һ.б. күренекле урыннарда экскурсиядә булып үзләренә бик күп энергия, онытылмас хатирәләр алып кайттылар.Бу сәяхәт алар күңелендә бары җылы истәлекләре белән генә истә калыр! Шушы сәяхәтне оештыручыларга һәм шәхсән Теләнче Тамак ның шәхси эшмәкәре Ренат Габрахмановка безнең өлкәннәребез чиксез рәхмәтләрен белдерәләр! Ренат әфәнденең үзенә һәм гаиләсенә ныклы сәламәтлек, уңышлар теләп калалар."Юлларда бәла-казасыз, имин йөрүен теләп , олы кешеләргә изгелек кылуы үзенә меңе белән кайтсын!"- диеп иң изге теләкләрен ирештерә безнең зур хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, дип яза Яңа Бүләктән Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев